Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2021 елның 7 марты, якшәмбе

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, хатын-кызларыбыз хезмәт куя, алар тырышлыгы, иҗаты белән яңадан яңа үрләр яулана, уңышка ирешелә. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына зур өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә дә безгә таяныч, ышанычлы терәк алар, шул ук вакытта җитештерү тармакларында да фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр.

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International