Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров Актаныш мәктәпләренең X-XI сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашты

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш мәктәпләренең X-XI сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашты. Илшат Гафуров университетка укырга керү, студентларның чит илдә гамәли практика узу мөмкинлекләре һәм башка яңалыклар белән таныштырды. Укучылар ректорга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International