Шәрип авылында яшәүче Сәрия Хәкимовага 90 яшь!

2021 елның 6 марты, шимбә

Юбилярны бәйрәме белән “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Харисов, Уразай авыл җирлеге башлыгы Фирдәвис Әхмәтов, район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов котлады. Илшат Рәфит улы юбилярга   Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты белән районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсен, күчтәнәчләрен тапшырды.

Сәрия Хөрмәтулла кызы Хәкимова 1931 елның 5 мартында Меңнәр авылында дөньяга килә. Меңнәр авылында 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, хуҗалыкта хезмәт куя башлый. Урак ура, симәнә ташый, печән чаба, бозаулар карый. Чаллыда тракторчылар  курсында укып кайтып, Актаныш МТСында тракторчы булып эшли башлый. 1954 елда Шәрипкә килен булып төшә, ире Мирхәт белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Сәрия апаның хезмәт юлы хәзерге “Нур” хуҗалыгында дәвам итә, хезмәтләре лаеклы бәяләнә. Сәрия Хөрмәтулла кызы – Татарстан Республикасының атказанган колхозчысы. Бүгенге көндә улы Фирдәвис, килене Дания тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International