2019 елның 1 мартында бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә. Күрсәтелгән датадан соң дәүләт кадастр исәбен алу һәм әлеге күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәвенә алу төзелеш яисә реконструкция тәмамланганнан соң, тиешле гаризалар җибәргәннән соң гамәлгә ашырылачак.
2018 елның 4 августында шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җирләрдә бакчачылык йортлары һәм торак йортлар өчен «дача амнистиясе» тәмамланды. 2019 елның 1 мартында бакча участокларында урнашкан торак йортлар өчен дә «дача амнистиясе» туктатыла. Шул рәвешле, «дача амнистиясе» гаражларга һәм башка кайбер хуҗалык корылмаларына гына кагылачак.
22 февральдә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев эш визиты белән Татарстан Республикасына киләчәк, анда Идел буе федераль округы төбәкләре АПК продукциясен җитештерү һәм экспортлауның планлаштырыла торган күләмнәре турында киңәшмә уздырачак. Анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм округ регионнары башлыклары катнашачак.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мондый чараларны Россия Федерациясенең барлык федераль округларында үткәрү планлаштырыла. Үзәк федераль округ регионнарының экспорт потенциалын үстерү буенча беренче киңәшмә 5 февральдә Тулада узды.
Татарстанда 2018 елда 121 меңнән артык күчемсез милек объекты кадастр исәбенә куелган. Шуларның 49 меңнән артыгы җир кишәрлеге, 42 мең торак, 22 мең бина, 3 мең корылма, 2 мең машина урыны, 1 мең төзелеп бетмәгән объект.
Кадастр исәбенә алу - сезнең күчемсез милек турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү процедурасы. Башка сүзләр белән әйткәндә - дәүләт тарафыннан сезнең фатирны, йортны, дачаны яки җир кишәрлеген күчемсез милек дип тану.
Әгәр күчемсез милек объекты кадастр исәбенә куелмаса, милек хокукын теркәп булмый, шулай ук алардан тулысынча файдалану да мөмкин түгел. Моннан тыш, җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә алу Җир салымы күләмен билгеләү өчен кирәк. Кадастр исәбенә куелганда күчемсез милек объектының кадастр бәясе билгеләнә, шуннан чыгып күчемсез милеккә салым исәпләнә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чаллы, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге ата-аналарга балаларда витаминнар җитмәүне профилактикалау турында хәбәр итә.
Бүген һәр кеше яңа җиләк-җимешләрне-витаминнар чыганагын куллану мөмкинлегенә ия булуга карамастан, өлкәннәр дә, балалар да язгы авитаминоздан җәфа чигә. Ешрак кына ул түбәндәге факторларның дәвамы була:
-салкын тию авырулары;
-иммун системасын саклау өчен витаминнар һәм минераллар запасы тотылу;
- яшелчә һәм җиләк җимешләрне озак саклау нәтиҗәсендә витаминнары кимү;
-язга күчү чорында организмдагы үзгәрешләргә витаминнар сарыф ителү.
Авыл җирлегендә яшәүче гражданнар, шул исәптән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр торак төзү яки сатып алуга социаль түләүләрдән файдалана алалар. Без бу хакта район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең баш белгече Сирина Шәехова белән сөйләштек.
- "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү «Федераль максатчан программасында кемнәр катнаша ала һәм аның шартлары нинди?
- Дәүләт ярдәмен алырга кем хокуклы булуын кыскача аңлатам, ә тулырак мәгълүмат белән безнең бүлеккә килеп танышырга мөмкин.
«Гражданнар» категориясе өчен (35 яшьтән соң) түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
- авыл җирлегендә даими яшәү(яшәү урыны буенча теркәлү),
- хезмәт килешүе яки авыл җирлегендә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру (эшнең төп урыны) буенча эшләү (гариза бирелгән датага бер елдан да ким түгел),
- торак төзү (сатып алу) бәясенең 30 проценттан да ким булмаган күләмдә үз һәм (яки) заем акчалары булу;
- торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану.
2019 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә каралган акчаларның гомуми күләме 15,3 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган ел белән чагыштырганда 40% ка артыграк (11 млрд сум).
Төбәкләр мәгълүматларына караганда, агымдагы елда 3200гә якын крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары дәүләт ярдәме алучылар булачак.
Моннан тыш, «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» федераль проекты паспорты кысаларында төбәкләргә крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүгә өстәмә 5,3 млрд сум бүлеп биреләчәк, бу агымдагы елда ук кече һәм урта эшмәкәрлекнең 18200 яңа субъектын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Узган ел 2353 яңа эш башлаучы фермерларга, 716 гаилә терлекчелек фермаларына һәм 214 авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме күрсәтелде. Шул ук вакытта 2017 ел белән чагыштырганда грантның уртача күләме артты. Мәсәлән, яңа эш башлаучы фермерлар өчен ул 2,06 млн сум (2017 елда – 1,77 млн сум), гаилә терлекчелек фермалары өчен – 7,75 млн сум (2017 елда - 6,11 млн сум), ә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен – 15,51 млн сум (2017 елда - 10,75 млн сум) тәшкил иткән.
Авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне актив үстерү өчен шартлар тудыру агросәнәгать комплексы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
ФИНАНС ЯРДӘМЕ
1. «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 100 меңнән 5 млн сумга кадәр микрозайм тәкъдим итә. Кредитны вакытыннан алда түләргә, шулай ук кредитның төп суммасын кире кайтаруны 12 айга кадәр кичектерергә дә мөмкин. 1 000 000 (бер миллион) сумнан артмаган күләмдә микрозайм физик зат һәм «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасы поручительлеге булганда бирелергә мөмкин. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 524-90-90 элемтә номеры буенча шалтыратырга яки Петербург урамы 28, 1 кат, 17 кабинет адресы буенча килергә кирәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары М. В. Трофимова 20 февральдә Чаллы шәһәре, Тукай, Мөслим, Минзәлә һәм Актаныш районнары халкын Чаллы шәһәре, ЗЯБ поселогы, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт адресы буенча, видеоконференцэлемтә режимында шәхсән кабул итәчәк.
19 февраленә кадәр (8552) 32-06-07, (843) 238-18-32 телефоннары буенча шәхси кабул итүгә язылу кирәк.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Вакыты белән бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -10..-12 º. Көндез максималь һава температурасы -2..-4 º .
Юлларда бозлавык.
Татарстан республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Кар яву көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына14 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -9..-14, көнчыгыш районнарда -19 º. Көндез максималь һава температурасы -2..-7 º.
Юлларда бозлавык.
2019 елның 1 мартында «SOTKA: 100 көнлек воркаут» (2019 елның язы) түләүсез чираттагы белем-тренировка программасын эшләтеп җибәрү башлана. Соңгы берничә ел эчендә бу программада дөньяның 56 илендәге 1052 шәһәрдән 250 меңнән артык кеше катнашты. Катнашучыларны теркәү 15 февральдән башланды һәм старт бирелгән көнгә кадәр дәвам итә.
100 көнлек воркаут гади тренировкалар ясауны үз эченә ала. Бу - тормыш стиле, фикерләү ысулы, чын фәлсәфә. Шуңа да елдан-ел катнашучылар саны арта бара.
Программаның нигезен көндәлек инфо-постлар тәшкил итә, ул үз эченә барлык кирәкле мәгълүматны ала һәм иң еш бирелгән сорауларга җавап та бирә. Моңа өстәмә рәвештә катнашучылар физик күнегүләрдән торган зур булмаган комплекслар башкаралар.