Авылда яшәргә уйласаң…

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Авыл җирлегендә яшәүче гражданнар, шул исәптән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр торак төзү яки сатып алуга социаль түләүләрдән файдалана алалар. Без бу хакта район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең баш белгече Сирина Шәехова белән сөйләштек.

- "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү «Федераль максатчан программасында кемнәр катнаша ала һәм аның шартлары нинди?

- Дәүләт ярдәмен алырга кем хокуклы булуын кыскача аңлатам, ә тулырак мәгълүмат белән безнең бүлеккә килеп танышырга мөмкин.

«Гражданнар» категориясе өчен (35 яшьтән соң) түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

- авыл җирлегендә даими яшәү(яшәү урыны буенча теркәлү),

- хезмәт килешүе яки авыл җирлегендә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру (эшнең төп урыны) буенча эшләү (гариза бирелгән датага бер елдан да ким түгел),

- торак төзү (сатып алу) бәясенең 30 проценттан да ким булмаган күләмдә үз һәм (яки) заем акчалары булу;

- торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану.

«Яшь гаиләләр» категориясе өчен таләпләр:

- гариза бирелгән датага ир белән хатынның  яше 35 елдан артмаган булуы;

- хезмәт килешүе буенча яшь гаиләнең берсе генә  булса да авыл хуҗалыгында эшләргә, яисә  авыл җирлегендә социаль өлкәдә индивидуаль эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырырга тиеш;

- яшь гаиләнең бер генә әгъзасы булса да агросәнәгать комплексында яки социаль өлкәдә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы авыл җирендә даими яшәве (яшәү урыны буенча теркәлү) ;

- яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану;

- яшь гаиләнең үз һәм (яки) заем акчалары булу, кимендә 30 процент.

 «Яшь белгечләр» категориясе:

- гариза бирү датасына яше 35 яшьтән дә өлкәнрәк түгел,

- тәмамланган югары (урта һөнәри) белем;

- даими яшәү, яки алынган квалификациягә туры китереп, авыл җиренә даими яшәү урынына күчәргә теләк белдерү(төп эш урыны);

- торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану;

- яшь белгечтә (һәм аның гаилә әгъзаларында) үз һәм (яки) заем акчалары булу, торак төзү (сатып алу) өчен исәпләнгән бәянең 30% ы күләмендә.

- Ә яшь гаилә яки яшь белгеч моңа кадәр авыл җирлегендә яшәмәсә дә, хәзер авылда яшәргә дә, эшләргә дә теләсәләр?

- Әйе, андыйлар да булырга мөмкин. Мәсәлән, даими яшәргә, хезмәт килешүе буенча эшләргә яки авыл җирлегендә агросәнәгать комплексында яки социаль өлкәдә (төп эш урыны) шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырырга теләгән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр икән, шулай ук бу төр социаль түләүләр алу хокукына ия алар.  Һөнәри белем бирү оешмасының яки югары белем бирүнең соңгы курсында укучы, эш бирүче белән авыл җирендә эшкә урнашу турында килешү төзесә  һәм даими  авылда яшәргә, эшләргә теләк белдерсә, алар да бу хокукка ия.

- Социаль түләүләрнең күләме ничек билгеләнә?

- Гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм белгечләргә федераль бюджет, ТР бюджеты һәм  җирле бюджет акчалары хисабына бирелә торган социаль түләүләр торак төзү (сатып алу) бәясенең 70% тан да ким булмаган күләмдә.  Субсидия күләме гаиләләр өчен билгеләнгән торак урынның гомуми мәйданы күләменнән чыгып билгеләнә (ялгыз яшәүче гражданнар өчен 33 кв.м, өч һәм аннан күбрәк кеше саны булганда гаиләнең һәр әгъзасына 18 кв. м.), ә 2018 елда 1 кв. м торак бәясе – 25900 сум.

- Кабул ителгән нормалардан артык торак төзү (сатып алу) мөмкинме?

- Әйе, дәүләт ярдәмен алучы, төзелеш нормадан артып киткән торак бәясе (сатып алу) хисабына түләү шарты белән, билгеләнгән нормалардан тыш, торак төзелешен (сатып алуны) гамәлгә ашырырга хокуклы.

- Төзелешкә социаль түләүләр алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

- Социаль түләүләрнең әлеге төре буенча хокукы булган гражданнарга, яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә кирәкле документларны җыю һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитетына гариза  бирү(төгәлрәге күпфункцияле үзәккә) кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International