Дәүләт Думасы инвалидларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуын гадиләштерергә, шулай ук ялган яки дөрес булмаган мәгълүматлар бирү ихтималын киметергә мөмкинлек бирә торган федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина яңа законга аңлатма бирде: "Закон проекты 11 миллионга якын кешегә кагыла, аларга инвалидлыкны раслый торган документларның кәгазь рәвешендәге оригиналларын үзләре белән йөртү кирәк булмаячак, чөнки бүген кирәкле мәгълүматлар федераль инвалидлар реестрыннан соратып алына ала».
Тәкъдим ителгән үзгәрешләр инвалидларга хезмәт күрсәтү процессын тагын да уңайлырак итәчәк, шулай ук белешмәләр алуны тизләтәчәк.
21 февральдә район бала тудыру йортында тантаналы шартларда Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 2019 елның 30 нчы баласы теркәлде. Бәхетле ата-ана Галиев Рамил Алмаз улы һәм Галиева Алия Салават кызына ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева туу турында таныклык тапшырды. Өченче балага – улларына әти-әни Рамил дигән исем бирделәр. Чын күңелдән бәхетле парга иң изге теләкләр телибез, балаларын шатлыкта һәм имин гаиләдә үстерсеннәр.
В Казанской ратуше состоялась презентация новой книги, посвященной народной артистке Татарстана, заслуженной артистке России Альфии Афзаловой.
Уникальное издание состоит из трех частей, 544 страниц. В первой части-воспоминания и биография певца, во второй – воспоминания его поклонников, коллег, в третьей – приложение (ноты, аудиозаписи-МР3 диск с 100 песнями из репертуара певца, фотографии из личного архива).
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар. Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 11 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 4 º, көндез максималь һава температурасы 0 ..-2 º.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Татарстан республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар, урыны белән көчле явым-төшем. Аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..- 6 º, көндез максималь һава температурасы -3 ..+2 º.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Бүген – 21 февраль көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде.
Энгель Нәвап улына пай җирен аерып алу, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештырып җибәрү буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Актаныш районында эшмәкәрләр белән район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә очраша. Ай дәвамында сорау-тәкъдимнәр өйрәнелеп, очрашуда актуаль сорауларның чишелеше карала.
Бүген эшмәкәрләр каршында "Прогресс" җәмгыяте җитәкчесе Михаил Кальницкий эшмәкәрләрнең контроль-касса аппараты кулланып эшләве, закондагы яңалыклар, ЕГАИС системасы белән эшләү, акциз товарларны маркировкалау тәртипләре белән таныштырды. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең оператив күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Гатиков салым түләү тәртипләре, канундагы үзгәрешләр, яңалыклар, ташламалар хакында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Саклык банкы вәкиле Руслан Зарипов авыл җирлекләрендә банкның агентлык челтәрен үстерүдәге эш планын бәян итте.
Эш планы нигезендә, балаларның белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан, 2019 елның 27 февралендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак, телефоннар - 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
“Кайнар элемтә” телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре катнашачак.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..- 5 º, көндез максималь һава температурасы 0 ..+2 .º
Юлларда бозлавык.
Татарстан республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 7 º, көнчыгыш районнарда -10 º ка кадәр; көндез максималь һава температурасы -3 ..+2 .º
Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов 20 февральдә Актаныш районында 2018 ел йомгакларына һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган муниципалитет Советы утырышында актанышлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде.
-Актаныш - югары күрсәткечләргә ирешеп эшли торган беренче бишлектәге районнарның берсе. Хезмәт киеренке, нәтиҗәләр бик зур. Районның һәр өлкәсендә уңышка ирешү өчен технология куелган. Район тупланган, һәр тармак бер-берсен тулыландырып эшли. Узган ел республикада Актаныш иң күп икмәк үстерде, тулай җыем буенча республикада беренче булды. Һәр хуҗалыкның бүгенге торышы өйрәнелеп, киләчәккә юл картасы эшләнгән. Алдагы елларга да үзегезгә искиткеч киеренке бурычлар билгеләгәнсез. Сезнең эш тәҗрибәсен бар республикага үрнәк итеп куябыз.
Быелгы кебек һава шартлары килгән очракта да икмәкнең тулай җыемын 200 мең тоннага җиткерү өчен әзерлек эшләре алып барасыз, алдынгы тәҗрибәне өйрәнәсез. Иң югары игенчелек культурасы сездә. Һава торышына бәйсез рәвештә мул уңыш үстерүегезнең бәрәкәте зур. Корылык елында икмәккә бәя югары була, икътисадны ныгытуда шул мөмкинлекне отышлы кулланасыз. Сөтчелек буенча да ирешкән уңышларыгыз зур. Хуҗалык җитәкчесенең, белгечнең эшенә мин үзем сөтчелек тармагы аша бәя бирәм. Югары үсештә эшләү өчен озак еллар дәвамындагы эшчәнлек һәм булдыклылык, ирешелгән уңышны тотып тору кирәк. Эш алымнарыгыз сезгә бу яктан да уңыш китерә.
Авыл җирлекләрендә очрашуларда һәр шәхси эшчәнлек алып баручы белән район башлыгы Энгель Нәвап улының очрашуын, сорау-ихтыяҗларын өйрәнүен, хакимиятнең һәр кешегә барып җитеп эшләвен республиканың башка районнарына да үрнәк буларак бәялим. Мал асрап, үз эшен булдыручыларга ярдәм итү өчен районның максатчан программасы бар. Һәр гаиләгә, һәр эшмәкәргә ярдәм итеп, юнәлеш биреп, аның язмышын билгеләргә, тормышта үзенең тотрыклы урынын булдыруда ярдәм итәсез.
Милләтне үстерүдә дә яшәү рәвешегез үрнәк. Сәнгатьне, мәдәниятне, традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап яшисез, анысы өчен дә рәхмәт сезгә, актанышлылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов Актаныш районында бүген – 20 февраль көнне эшлекле сәфәрдә.