Әлфия Когогина: “Яңа закон проекты инвалидларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуын гадиләштерәчәк”

2019 елның 22 феврале, җомга

Дәүләт Думасы инвалидларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуын  гадиләштерергә, шулай ук ялган яки дөрес булмаган мәгълүматлар бирү ихтималын киметергә мөмкинлек бирә торган федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина яңа законга аңлатма бирде: "Закон проекты  11 миллионга якын кешегә кагыла, аларга инвалидлыкны раслый торган документларның кәгазь рәвешендәге оригиналларын үзләре белән йөртү кирәк булмаячак, чөнки бүген кирәкле мәгълүматлар федераль инвалидлар реестрыннан соратып алына ала».

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр инвалидларга хезмәт күрсәтү процессын тагын да уңайлырак итәчәк, шулай ук белешмәләр алуны тизләтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International