Казан буенча:
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә явым-төшемсез. Көндез бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -17..-19 ˚, аязган вакытта -22 ˚.
Көндез максималь һава температурасы -7..-9 ˚.
Юлларда бозлавык.
Татарстан республикасы буенча:
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда азрак кар яву.
Көндез аерым районнарда буран.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -15..-20 ˚, аязган вакытта -25 ˚ кә кадәр.
Көндез максималь һава температурасы -6..11 ˚.
Юлларда бозлавык.
22 февраль көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре үткәрелде. Очрашуның кунаклары – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г. Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.Шәйгәрданова, Актаныш районы имам мөхтәсибе Р.Мортазин катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга ?” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алды укучылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г. Мөхәмәдиева кызларга, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.
19-21 февраль көннәрендә Биектау районында татарча көрәш буенча яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге узды. Әлеге ярышта Пучыдан Иҗат үзәгенә көрәш түгәрәгенә йөрүче 6 укучы катнашты. Яшь көрәшчеләребез Хабетдинов Салават - икенче, Шәмсиев Илназ өченче урын яуладылар! Тренерлары – Әнис Садри Мөхәммәтнур улы.
Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узган тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Тантанада район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендәге Актаныш районы делегациясе дә катнашты.
20-22 февральдә Казанда "Патриот" республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәгендә кадет мәктәпләре арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы узды. Ярышларда 150 кадет, 15 команда катнашты. Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбе II урынны яулады.
2019 елның беренче аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан торак урыннар сату-алу буенча 6079 килешү (шуларның 2 195е - Казанда) һәм 2949 ы җир кишәрлекләренә (шуларның 779ы - Казанда) теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2018 елда бу күрсәткечләр Татарстан Республикасы буенча торак урыннарга - 5 560, Казанда – 2 421; җир кишәрлекләренә – 2 812 һәм 1054.
2019 елның гыйнварында теркәлгән ипотекаларның гомуми саны 899 тәшкил итте, аларның 5 172 се кредит килешүләре буенча. 2018 ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткечләр элеккеге дәрәҗәдә диярлек калды: 8 689 һәм 5 216.
Теркәлгән өлешле катнашу килешүләренә килгәндә, биредә сизелерлек үсеш күзәтелә. Шулай итеп, 2018 елда шул ук айда өлешләп катнашу буенча теркәлгән шартнамәләрнең гомуми саны 1191 булса, инде быел – 1534!
"Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» гы федераль закон нигезендә, гомуми файдаланудагы җирләр бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләренең барлык әгъзаларының гомуми өлешле милкенә тапшырылырга мөмкин дип каралган. Мондый җир кишәрлегенә гомуми өлешле милек хокукы аны дәүләт теркәвенә алган вакыттан барлыкка килә.
Хокукны теркәү өчен документлар пакеты әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта документлар исемлеге төрле булырга мөмкин – гомуми билгеләнештәге җир участогы дәүләт яки муниципаль милек, яки җир участогы ширкәтнеке.
319 моношәһәрдә Россия Федерациясенең 61 субъектында якынча 14 млн кеше яки Россиядә яшәүче һәр унынчы кеше яши. 2016 елда «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» өстенлекле программасы кабул ителде. Бу вакыт эчендә алдан үсеш алган 65 территория булдырылган, анда 230 артык резидент җәлеп ителгән.
Федераль кадастр палатасы сайтында «лекцияләр һәм вебинарлар» дистанцион укыту бүлеге барлыкка килде. Бу яңалык күчемсез милек өлкәсендәге инженерлар һәм башка белгечләр (риэлторлар, юристлар һ.б.) өчен юнәлдерелгән.
Яңа бүлектә кадастр эшчәнлегенең актуаль темалары буенча видеолекцияләр һәм вебинарлар урнаштырылачак. Мәгълүмат алу өчен Федераль кадастр палатасының рәсми сайтында теркәлергә кирәк.
Теркәлгән кулланучылар яңа материалларны урнаштыру турында хәбәрләр һәм вебинарларга чакыру алачаклар. Моннан тыш, теркәлгән кулланучылар өчен видеолекцияләр, шулай ук шәрехләр, фикерләр һәм тәкъдимнәр урнаштыру мөмкинлеге дә каралган.
“Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты Россия Федерациясенең 83 субъектында 104 шәһәрне колачлый.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары озынлыгы өлешен норматив хәлдә 50,9% ка кадәр арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны 2017 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр киметү, нормативта шәһәр агломерацияләре юллары озынлыгы күрсәткечен 85% ка җиткерү планлаштырыла.