Әлфия Когогина: “Без “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны парламент күзәтчелегендә калдырабыз”

2019 елның 22 феврале, җомга

Дәүләт Думасында «Хөкүмәт сәгате» барышында транспорт министры Евгений Дитрихның хисабын тыңладылар һәм 2017 елда гамәлгә ашырыла башлаган «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты турында фикер алыштылар. Проект россиялеләрне заманча, куркынычсыз, сыйфатлы юл инфраструктурасы белән тәэмин итүгә һәм, нәтиҗә буларак, тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Юл төзелеше милли әһәмияткә ия тема булып тора. "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын финанслауга дәүләт 2019 елда 110 млрд. сумнан артык акча юнәлдерәчәк, бу 2018 елга караганда 2,5 тапкырга күбрәк. Без парламент күзәтчелегендә РФ Хөкүмәте тарафыннан норматив-хокукый документларны эшләү, раслау һәм финанс чараларын тоту срокларын үтәүне калдырабыз. Депутатлар милли проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк башкарма хакимият органнарына тәкъдимнәр әзерләде. Алда җитди эш башкарырга кирәк".

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты Россия Федерациясенең 83 субъектында 104 шәһәрне колачлый.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары озынлыгы өлешен норматив хәлдә 50,9% ка кадәр арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны 2017 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр киметү, нормативта шәһәр агломерацияләре юллары озынлыгы күрсәткечен 85% ка җиткерү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International