Татарстан Росреестры: гомуми билгеләнештәге җирләрне хәзер бакчачыларның гомуми өлешле милкенә рәсмиләштерергә мөмкин

2019 елның 22 феврале, җомга

"Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» гы федераль закон нигезендә, гомуми файдаланудагы җирләр бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләренең барлык әгъзаларының гомуми өлешле милкенә тапшырылырга мөмкин дип каралган. Мондый җир кишәрлегенә гомуми өлешле милек хокукы аны дәүләт теркәвенә алган вакыттан  барлыкка килә.

Хокукны теркәү өчен документлар пакеты әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта документлар исемлеге төрле булырга мөмкин – гомуми билгеләнештәге җир участогы дәүләт яки муниципаль милек, яки җир участогы ширкәтнеке.

Әгәр җир кишәрлеге дәүләт яки муниципаль милектә булса һәм ширкәт чикләрендә урнашса, әлеге закон таләпләре нигезендә, мондый җир кишәрлеге бакчачылык яки яшелчәчелек территориясе чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләре булган затларның гомуми өлешле милкенә тапшырылырга тиеш. Мондый җир кишәрлеген бирү максатыннан җир кишәрлеге урнашкан урын буенча башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Милекчеләр яки аларның вәкилләренә хокукны дәүләт теркәвенә алу максатында нотариаль ышанычнамә нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International