Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко адресына хат җибәрде.
"Берничә ел дәвамында мин моношәһәрләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре белән эзлекле шөгыльләнәм, монопрофильле муниципаль берәмлекләр башлыклары сораулар биреп кенә калмыйча, урыннарда туа торган тәкъдимнәрне дә формалаштыралар. Бу тәкъдимнәр булган хәлне камилләштерү, шулай ук стратегик карарлар кабул итүне тәкъдим итә. Сүз моношәһәрләрнең барлык илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашуы турында бара. Шуңа күрә мин Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко адресына хат әзерләдем, аны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Финанс министрлыгына һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгына тиешле йөкләмәләр бирелде», – дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Парламентарий фикеренчә, моношәһәрләр Россия икътисадын һәм сәнәгатен технологик яктан алга этәрүдә аерым роль уйнарга мөмкин. Шул ук вакытта монопрофильле муниципаль берәмлекләрнең тотрыклы үсешен тәэмин итү бурычы милли проектларның берсендә дә чагылыш тапмаган, ә аларга ярдәм итү юнәлеше аерым өстенлеккә бүленмәгән.
319 моношәһәрдә Россия Федерациясенең 61 субъектында якынча 14 млн кеше яки Россиядә яшәүче һәр унынчы кеше яши. 2016 елда «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» өстенлекле программасы кабул ителде. Бу вакыт эчендә алдан үсеш алган 65 территория булдырылган, анда 230 артык резидент җәлеп ителгән.