Актаныш районы бала тудыру йортында, «Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашырып, ГХАТ бүлеге тарафыннан 2019 елның 30 нчы баласы тантаналы рәвештә теркәлде

2019 елның 22 феврале, җомга

21 февральдә  район бала тудыру йортында тантаналы шартларда Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан  2019 елның 30 нчы баласы теркәлде. Бәхетле ата-ана Галиев Рамил Алмаз улы һәм Галиева Алия Салават кызына  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева туу турында таныклык тапшырды. Өченче балага – улларына әти-әни Рамил дигән исем бирделәр. Чын күңелдән бәхетле парга иң изге теләкләр телибез, балаларын шатлыкта һәм имин гаиләдә үстерсеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International