Марат Әхмәтов: “Актанышта хакимиятнең һәр кешегә барып җитеп эшләве үрнәк”

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов  20 февральдә  Актаныш районында  2018 ел  йомгакларына һәм 2019 елга  бурычлар  билгеләүгә багышланган  муниципалитет Советы  утырышында   актанышлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде.

-Актаныш - югары күрсәткечләргә ирешеп эшли торган беренче бишлектәге районнарның берсе. Хезмәт киеренке, нәтиҗәләр бик зур. Районның һәр өлкәсендә уңышка ирешү өчен технология куелган. Район тупланган, һәр тармак бер-берсен тулыландырып эшли. Узган ел республикада Актаныш иң күп икмәк үстерде, тулай җыем буенча республикада беренче булды. Һәр хуҗалыкның бүгенге торышы өйрәнелеп, киләчәккә юл картасы эшләнгән. Алдагы елларга да үзегезгә искиткеч киеренке бурычлар билгеләгәнсез. Сезнең эш тәҗрибәсен бар республикага үрнәк итеп куябыз.

Быелгы кебек  һава шартлары килгән очракта да икмәкнең тулай җыемын 200 мең тоннага җиткерү өчен әзерлек эшләре алып барасыз, алдынгы тәҗрибәне өйрәнәсез.  Иң югары игенчелек культурасы сездә. Һава торышына бәйсез рәвештә мул уңыш үстерүегезнең бәрәкәте зур. Корылык елында икмәккә бәя югары була, икътисадны ныгытуда шул мөмкинлекне отышлы кулланасыз. Сөтчелек буенча да ирешкән уңышларыгыз зур. Хуҗалык җитәкчесенең, белгечнең эшенә мин үзем сөтчелек тармагы аша бәя бирәм. Югары үсештә эшләү өчен озак еллар дәвамындагы эшчәнлек һәм булдыклылык, ирешелгән уңышны тотып тору кирәк. Эш алымнарыгыз сезгә бу яктан да уңыш китерә.

Авыл җирлекләрендә очрашуларда һәр шәхси эшчәнлек алып баручы белән район башлыгы Энгель Нәвап улының очрашуын, сорау-ихтыяҗларын өйрәнүен, хакимиятнең һәр кешегә барып җитеп эшләвен республиканың башка районнарына да үрнәк буларак бәялим. Мал асрап, үз эшен булдыручыларга ярдәм итү өчен районның максатчан программасы бар. Һәр гаиләгә, һәр эшмәкәргә ярдәм итеп, юнәлеш биреп, аның язмышын билгеләргә, тормышта үзенең тотрыклы урынын булдыруда ярдәм итәсез.

Милләтне үстерүдә дә яшәү рәвешегез үрнәк. Сәнгатьне, мәдәниятне, традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап яшисез, анысы өчен дә рәхмәт сезгә, актанышлылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International