2019 елның 1 мартында «SOTKA: 100 көнлек воркаут» (2019 елның язы) түләүсез чираттагы белем-тренировка программасын эшләтеп җибәрү башлана. Соңгы берничә ел эчендә бу программада дөньяның 56 илендәге 1052 шәһәрдән 250 меңнән артык кеше катнашты. Катнашучыларны теркәү 15 февральдән башланды һәм старт бирелгән көнгә кадәр дәвам итә.
100 көнлек воркаут гади тренировкалар ясауны үз эченә ала. Бу - тормыш стиле, фикерләү ысулы, чын фәлсәфә. Шуңа да елдан-ел катнашучылар саны арта бара.
Программаның нигезен көндәлек инфо-постлар тәшкил итә, ул үз эченә барлык кирәкле мәгълүматны ала һәм иң еш бирелгән сорауларга җавап та бирә. Моңа өстәмә рәвештә катнашучылар физик күнегүләрдән торган зур булмаган комплекслар башкаралар.
WorkOut (воркаут) – тренировкаларга уникаль якын килүне, шәхеснең күпкырлы үсешенә омтылыш һәм социаль активлыкны берләштерә торган урам субкультурасы. Үзеңне үзгәртү һәм тәртипкә китерү өчен фитнес клубка, инструктор һәм тренажер залына абонемент кирәк түгел. Туклануны мөстәкыйль җайга салырга һәм урамда даими рәвештә шөгыльләнә башларга кирәк.