2019 елда кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күләме 1,4 тапкырга – 15,3 млрд сумга кадәр арттырылган

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

2019 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә каралган акчаларның гомуми күләме 15,3 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган ел белән чагыштырганда 40% ка артыграк (11 млрд сум).

Төбәкләр мәгълүматларына караганда, агымдагы елда 3200гә якын крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары дәүләт ярдәме алучылар булачак.

Моннан тыш, «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» федераль проекты паспорты кысаларында төбәкләргә крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүгә өстәмә 5,3 млрд сум бүлеп биреләчәк, бу агымдагы елда ук кече һәм урта эшмәкәрлекнең 18200 яңа субъектын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Узган ел 2353 яңа эш башлаучы фермерларга, 716 гаилә терлекчелек фермаларына һәм 214 авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме күрсәтелде. Шул ук вакытта 2017 ел белән чагыштырганда грантның уртача күләме артты. Мәсәлән, яңа эш башлаучы фермерлар өчен ул 2,06 млн сум (2017 елда – 1,77 млн сум), гаилә терлекчелек фермалары өчен – 7,75 млн сум (2017 елда - 6,11 млн сум), ә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен – 15,51 млн сум (2017 елда - 10,75 млн сум) тәшкил иткән.

Авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне актив үстерү өчен шартлар тудыру агросәнәгать комплексы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International