ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елдан башлап, санитар законнар һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирү максатыннан, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Роспотребнадзор) Бердәм консультация үзәге эшли башлады.

Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге телефоны- 8 800 555 49 43 (Россия буенча шалтырату бушлай).

 

 

Татарстанның коммерциясез оешмалары Россия Президенты Владимир Путин грантына дәгъва итәргә мөмкин. 2019 елдагы беренче конкурста катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.

Түбәндәге юнәлешләрдә проектлар финанс ярдәмен алырга мөмкин:

- Социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау;

- Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- Гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм;

- Яшьләр проектларына ярдәм;

- Фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендә проектларга ярдәм;

- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм;

- Тарихи мирасны саклау;

- Кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;

- Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау;

- Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;

- Иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм;

- Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү;

- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Ел саен Россия Пенсия фонды сайтында Гражданның шәхси кабинетына кушылучылар һәм дәүләт хезмәтләрен электрон формада алучылар арта.  Пенсия фонды сайтында һәм ЕПГУ аша шәхси кабинетның электрон сервислары аша бирелгән гаризалар саны 2018 елда 3 тапкыр артты һәм 343 меңнән артып китте, ягъни Татарстан Республикасында Пенсия фонды хезмәтләре өчен мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының 80% проценты.

Активлыкның үсеше Шәхси кабинетның барлык сервислары буенча диярлек теркәлгән. Барыннан да бигрәк пенсия һәм пенсия тупланмаларын билгеләү, шулай ук пенсия түләүләрен илтеп бирү ысулын сайлап алу яки алыштыру актуаль.

Актанышта «Өченче буын университеты» проекты кысаларында «Компьютер белеме нигезләре» программасы буенча тыңлаучылар өчен уку курслары тәмамланды. Проект «Россия пенсионерлар берлеге»  иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге һәм Пенсия фонды химаясендә тормышка ашырыла.

Актаныш технология техникумында курсларны тәмамлаучылар өчен соңгы дәрестә  Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, Россия Пенсия фондының Актаныш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Булат Басыйров, Актаныш технология техникумы директоры Илшат Габделхәев чыгарылыш сыйныф укучыларына сертификатлар тапшырдылар, сәламәтлек, актив тормыш позициясе һәм компьютер дөньясын үзләштерүдә уңышлар теләделәр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 11 апрелендәге 198 санлы карары белән ел саен конкурс нигезендә продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән, аларның иминлеген тәэмин иткән, шулай ук идарәнең югары нәтиҗәле методларын гамәлгә керткән өчен оешмаларга тапшырыла торган Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе гамәлгә куелды.

2019 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга XV ачык конкурс (алга таба – Конкурс) үткәрелә. Конкурста катнашу тәртибе һәм шартлары сайтта урнаштырылган www.pcq.ru.

Конкурста катнашу өчен гаризалар Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү советының техник секретариаты тарафыннан 2019 елның 31 мартына кадәр электрон адрес буенча кабул ителә info@pcq.ru , тел.: (843) 292-04-95, 292-07-48.

Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында рәсми рәвештә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды һәм эшли.

Халыкка бушлай юридик ярдәмне  һөнәри адвокат Мөхәммәтдинова Айгөл Азат кызы атнага бер тапкыр консультация рәвешендә күрсәтә.

Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Россия Федерациясе Президенты грантлары фонды тарафыннан бирелгән грант акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

Адвокат халыкны  эш атнасы дәвамында Актаныш авылының Ленин урамындагы 8 нче йортында 13 нче бүлмәдә кабул итә, телефон номеры: +7 (960) 058-08-45.

 

Запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауны иң яхшы оештыруга конкурс җиңүчеләре.

Муниципаль районның җирле үзидарә органнары арасында: 1 урын – 77 балл – Тат. Ямалы авыл җирлеге, җирлек башлыгы Вәлиев Дамир Флүс улы; 2 урын – 72 балл – Уразай авыл җирлеге, җирлек башлыгы Шәрипов Риназ Рафаэль улы; 3 урын – 63 балл – Теләкәй авыл җирлеге, җирлек башлыгы Миңнеханов Ригель Рафис улы.

Муниципаль район оешмалары арасында: 1 урын – 55 балл - «Теплосервис» ҖЧҖ, җитәкчесе Нәгыймов Дилфат Мисхәт улы, 2 урын – 44 балл – «Актаныш агрегат заводы» ЯАҖ, җитәкчесе Хисмәтуллин Гадел Фердинанд улы; 3 урын – 42 балл – «Лачын»  балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, җитәкчесе Галиев Рамил Әхмәт улы.

Муниципаль районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында: 1 урын – «Ташкын» җәмгыяте, җитәкчесе Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улы; 2 урын -  «Нур Баян»  җәмгыяте, җитәкчесе Гапсәләмов Айрат Салихҗан улы; 3 урын – "Эконом" җәмгыяте, җитәкчесе Кәримов Алмаз Зәкиянович.

 


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Актаныш гимназиясендә "Без яшь, без сәләтле ..." республика интеллектуаль олимпиадасы проект сессиясендә катнашып җиңүче IV-VI сыйныф укучылары бүләкләнде.

Укучылар Актаныш гимназиясе, анда укыган укучыларның уңышлары белән дә таныштылар.

-Проектта җиңү дүртенче сыйныф укучыларына гимназиягә бишенче сыйныфка укырга керү хокукы да бирә, - диде Актаныш гимназиясе директоры Рузилә Илдар кызы Гарипова.

Җиңүче балалар белән Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов очрашты, җиңүчеләрне тәбрикләде.

Актанышта узган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры турында район башлыгы Энгель Фәттаховның, “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Минназыйм Сәфәровның, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, катнашучылар фикерләре.

http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/bezne-videomizgel-aktanysh-krshne-i-matur-rnge-bulgan-mlil-turniryn-kabul-itte

http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/bez-mony-buldyrdyk-aktanysh-rayony-bashlygy-en-fttakhov-mlil-turniry-khakynda-video

Казанда –  болытлы һава. Кар, көчле кар, буран. Кайбер районнарда җиңелчә бозлавык.  Җил төнъяктан төнлә секундына 5-10  метр тизлектә, көндез  көчәйгәндә  9-14  метрга кадәр җитә, урыны белән 15-20 метр тизлектә, аерым районнарда җил тизлеге 23 метрга кадәр.

Төнлә һәм иртән һава торышы -3..-5˚;  -10 ˚;  көндез -1..-3˚.

Юлларда  бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Республика буенча –  болытлы һава, кар, юеш кар,  урыны белән көчәя. Буран, җиңелчә  бозлавык. Җил төнъяктан, төнлә секундына 5-10 метр тизлектә, көндез  көчәйгәндә  9-14  метрга кадәр җитә, урыны белән 15-20 метр тизлектә, аерым районнарда җил тизлеге 23 метрга кадәр.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -2..-7˚; көндез 0..-5˚.

Юлларда бозлавык,  урыны белән кар көртләре.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International