Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында рәсми рәвештә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды һәм эшли.
Халыкка бушлай юридик ярдәмне һөнәри адвокат Мөхәммәтдинова Айгөл Азат кызы атнага бер тапкыр консультация рәвешендә күрсәтә.
Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Россия Федерациясе Президенты грантлары фонды тарафыннан бирелгән грант акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.
Адвокат халыкны эш атнасы дәвамында Актаныш авылының Ленин урамындагы 8 нче йортында 13 нче бүлмәдә кабул итә, телефон номеры: +7 (960) 058-08-45.