Актанышта «Өченче буын университеты» проекты кысаларында «Компьютер белеме нигезләре» программасы буенча тыңлаучылар өчен уку курслары тәмамланды. Проект «Россия пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге һәм Пенсия фонды химаясендә тормышка ашырыла.
Актаныш технология техникумында курсларны тәмамлаучылар өчен соңгы дәрестә Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, Россия Пенсия фондының Актаныш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Булат Басыйров, Актаныш технология техникумы директоры Илшат Габделхәев чыгарылыш сыйныф укучыларына сертификатлар тапшырдылар, сәламәтлек, актив тормыш позициясе һәм компьютер дөньясын үзләштерүдә уңышлар теләделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары төрле яшьтә. Әзерлек дәрәҗәсе дә төрлечә. Уку барышында алар белемнәрен арттырдылар, һөнәри укытучы җитәкчелегендә компьютер белән эшләргә өйрәнделәр. Курсны тыңлаучылар компьютерда эшләүнең төп принциплары белән таныштылар, көндәлек тормышта файдалы программаларны үзләштерделәр һәм, иң мөһиме, РФ һәм ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталларыннан файдаланырга өйрәнделәр.
Бу программа эшләмәүче пенсионерлар өчен бушлай гамәлгә ашырыла. Актанышта компьютерда укырга кайда язылырга мөмкин? Сез Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсенә, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 13 йортка мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 3-17-11.