Гражданлык җәмгыятен үстерүгә президент грантлары конкурсына гаризалар кабул ителә

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Татарстанның коммерциясез оешмалары Россия Президенты Владимир Путин грантына дәгъва итәргә мөмкин. 2019 елдагы беренче конкурста катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.

Түбәндәге юнәлешләрдә проектлар финанс ярдәмен алырга мөмкин:

- Социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау;

- Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- Гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм;

- Яшьләр проектларына ярдәм;

- Фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендә проектларга ярдәм;

- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм;

- Тарихи мирасны саклау;

- Кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;

- Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау;

- Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;

- Иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм;

- Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү;

- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм.

Катнашу өчен 15 мартка кадәр түбәндәге сайтта гариза бирергә кирәк: https://президентскиегранты.рф/identity/account/registration .

Конкурсантлар түбәндәге адрес һәм телефон буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фондының Cоциаль өлкә инновацияләре үзәге белгечләреннән заявка тутыру буенча консультация алырга мөмкин: Казан, Петербург урамы, 28нче йорт (Эшкуар йорты) (843) 222-90-60 (өст. 211, 212) яки сорауларны электрон почта аша биреп була: ciss.rt@mail.ru .

Әлеге конкурсны Президент грантлары фонды үткәрә. 2018 елда ике конкурс нәтиҗәләре буенча 3500дән артык проект барлыгы 7,8 млрд сумлык финанс ярдәме алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International