ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

-кар, 18 февральдә төнлә һәм көндез көчле кар;

-буран, күз күреме 500-1000 метр ераклыкта;

-18 февраль көндез, 18 февраль төнлә көчле җил, төнъяктан секундына 15-20 метр тизлектә, 23 метрга кадәр.

 -юлларда кар көртләре.

Үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр.

60 кг:1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт), 2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш), 3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш).

65 кг:1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш), 2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск), 3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы).

70 кг:1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә), 2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче), 3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе).

 75 кг:1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче), 2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт), 3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара).

 80 кг:1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче), 2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы), 3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча).

85 кг:1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара), 2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче), 3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач).

90 кг:1 урын – Галимов Илнар (Актаныш), 2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин), 3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш).

100 кг:1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай), 2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин), 3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт).

130 кг:1 урын – Галләмов Муса (Теләче), 2 урын – Нургалиев Раил (Биектау), 3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш).

130 кг:1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама), 2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч), 3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай).

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенчедә - Актаныш, өченчедә - Әлмәт районы.

Командалар арасында беренче урында - Татарстан, икенчедә - Башкортстан, өченче урында - Марий Эл.

Үз үлчәү авырлыгында җиңүчеләр.

60 кг: 1 урын – Нургалиев Раббани (Татарстан); 2 урын – Чевик Шамил (Мордовия);3 урын – Билданов Фаил (Оренбург өлкәсе), Ибәтуллин Илфак (Башкортстан).

65 кг: 1 урын – Мортазин Искәндәр (Татарстан); 2 урын – Янтилин Руслан (Башкортстан); 3 урын – Гайбуллаев Данияр (Дагыстан), Гайнуллин Илнур (Башкортстан).

70 кг: 1 урын – Сафин Артур (Татарстан); 2 урын – Васингин Олег (Марий Эл); 3 урын – Ильясов Рушан (Башкортстан), Бүләков Ринат (Чиләбе өлкәсе).

75 кг: 1 урын – Садыйков Ленар (Татарстан); 2 урын – Кизябаев Айнур (Башкортстан); 3 урын – Оканов Андрей (Оренбург өлкәсе), Яруллин Рифат (Чиләбе өлкәсе).

80 кг: 1 урын – Гәбдерәшитов Азат (Татарстан);2 урын – Зөлкәрнәев Артур (Башкортстан);3 урын – Хәмидуллин Камил (Марий Эл), Галләмов Мөнир (Марий Эл).

85 кг: 1 урын – Галиев Нәфис (Татарстан); 2 урын – Кәрипов Рөстәм (Ульяновск өлкәсе); 3 урын – Морозов Максим (Төмән), Гозәиров Инсаф (Ямал-Ненец автономияле округы).

90 кг:1 урын – Сәмигуллин Айрат (Татарстан); 2 урын – Зәйнетдинов Айгиз (Ханты-Манси автономияле округы); 3 урын – Мостафин Алмаз (Ульяновск өлкәсе), Вышинский Никита (Ярославль өлкәсе).

100 кг:1 урын – Миначев Марат (Татарстан); 2 урын – Хәсәнов Наил (Чувашия); 3 урын – Садыков Айрат (Удмуртия), Алиуллов Рәшид (Ульяновск өлкәсе).

100 кг нан югары:1 урын – Әүхәдиев Рәмис (Марий Эл); 2 урын – Рафиков Валерий (Татарстан); 3 урын – Гыйлфанов Илдар (Удмуртия), Шәрәфетдинов Нургиз (Ямал-Ненец автономияле округы).


16
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген  - 16 февральдә  Актанышның “Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган рәсәйкүләм көрәш турниры узды. Анда Рәсәйнең Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Дагестан республикалары, Оренбург, Чиләбе, Ульян, Төмән, Самара, Ярославль өлкәләреннән  килгән 55 көрәшче үз  үлчәмендә бил алышты, 10 авырлык үлчәмендә батырлар ачыкланды, һәр үлчәмдә җиңүче  Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсен үтәде.

Татарстан данын 9 батыр егет – Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Артур Сафин, Ленар Садыйков, Азат Габдрәшитов, Нәфис Галиев, Айрат Сәмигуллин, Марат Миначев, Валерий Рафиков яклады. Раббани, Искәндәр, Азат – Актаныш егетләре.

Татарстаннан Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Артур Сафин, Ленар Садыйков,  Азат Габдрәшитов, Нәфис Галиев, Айрат Сәмигуллин, Марат Миначев, Мари Элдән Рәмис Әүхәдиев үз үлчәү авырлыкларында Рәсәй чемпионнары булдылар.

Командалар арасында беренче урында Татарстан, икенчедә – Башкортстан, өченчедә – Мари Эл.

Россиякүләм бәйгенең ачылу тантанасында «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы  вице-президенты Равил Ногуманов көрәш буенча өч тапкыр Рәсәй чемпионы – көрәшче Әнвәровлар династиясеннән булган Иске  Әлем  егете, бүгенге көндә Актаныш спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче Илфир Илфат улы Әнвәровны, Россиядә көрәшне үстерүдәге хезмәтләрен бәяләп, Россия Көрәш федерациясенең көмеш  билгесе белән бүләкләде.

Россиякүләм бәйгенең ачылу тантанасында «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы  вице-президенты Равил Ногуманов көрәш буенча җиде тапкыр Рәсәй чемпионы – көрәшче Нургалиевлар династиясеннән булган Яңа Әлем  егете, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә тренер булып эшләүче Руслан Ришат улы Нургалиевне, Россиядә көрәшне үстерүдәге хезмәтләрен бәяләп, Россия Көрәш федерациясенең ордены белән бүләкләде.

Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Дагестан республикалары, Оренбург, Чиләбе, Ульян, Төмән, Самара, Ярославль өлкәләреннән  килгән 55 көрәшче үз  үлчәмендә бил алышты бүген ”Батыр” спорт комплексында.

Россиякүләм бәйгенең ачылу тантанасында «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы  вице-президенты Равил Ногуманов, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.

Равил Уел улы тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен белдереп, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка "Россиядә көрәшне үстерүдәге хезмәтләре өчен" Россия Көрәш федерациясенең медален тапшырды.

Казанда –  аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. кар, юеш кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Аерым  районнарда буран.  Җиңелчә бозлавык. Көндез кайбер районнарда буран, бозлавык.  Җил төнъяк-көнбатыштан көнъяк-көнбатышка үзгәрә, секундына 5-10  метр тизлектә, көндез  көчәйгәндә  14  метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава торышы -5..-7˚;  -10 ˚;  көндез 0..-2˚.

Урыны белән көчле бозлавык.

Республика буенча –  болытлы һава, кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчәя. Буран, җиңелчә  бозлавык. Җил төнъяк-көнбатыштан көнъяк-көнбатышка үзгәрә,  секундына 5-10,  көндез көчәйгәндә  14  метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -2..-7˚; - 11; көндез 0..-5˚.

Юлларда бозлавык,  урыны белән көчле бозлавык.

Бүген  - 16 февральдә  Актанышның “Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган рәсәйкүләм көрәш турниры башланды. Анда Рәсәйнең төрле төбәкләреннән 15 команда катнаша. Татарстан данын 9 батыр егет – Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Артур Сафин, Ленар Садиков, Азат Габдрашитов, Нәфис Галиев, Айрат Сәмигуллин, Миначев Марат, Валерий Рафиков яклый. Раббани, Искәндәр, Азат – Актаныш егетләре.


15
февраль, 2019 ел
җомга

“Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры тәмамланды, Актаныш районы командасы икенче урында. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Актаныш чемпионнары – Искәндәр Мортазин һәм Илнар Галимов белән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International