Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Дагестан республикалары, Оренбург, Чиләбе, Ульян, Төмән, Самара, Ярославль өлкәләреннән килгән 55 көрәшче үз үлчәмендә бил алышты бүген ”Батыр” спорт комплексында.
Россиякүләм бәйгенең ачылу тантанасында «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Равил Ногуманов, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.
Равил Уел улы тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен белдереп, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка "Россиядә көрәшне үстерүдәге хезмәтләре өчен" Россия Көрәш федерациясенең медален тапшырды.