Бүген - 16 февральдә Актанышның “Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган рәсәйкүләм көрәш турниры башланды. Анда Рәсәйнең төрле төбәкләреннән 15 команда катнаша. Татарстан данын 9 батыр егет – Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Артур Сафин, Ленар Садиков, Азат Габдрашитов, Нәфис Галиев, Айрат Сәмигуллин, Миначев Марат, Валерий Рафиков яклый. Раббани, Искәндәр, Азат – Актаныш егетләре.