“Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры җиңүчеләрен бүләкләү - фоторепортаж.
“Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры финалыннан тарихи мизгелләр – фоторепортаж.
Казанда – болытлы һава, кар, юеш кар, көндез аз күләмдә. Төнлә буран. Җиңелчә бозлавык. Җил көнъяк-көнбатыштан төнъяк-көнбатышка үзгәрә, секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә көчәйгәндә 16 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава торышы -3..-5˚; көндез 0..+1˚.
Юлларда бозлавык, көндез кар көртләре.
Республика буенча – болытлы һава, кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчәя. Буран, җиңелчә бозлавык. Җил көнъяк-көнбатыштан төнъяк-көнбатышка үзгәрә, секундына 6-11, төнлә көчәйгәндә 18 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -3..-8˚; көндез -2..+2 ˚.
Юлларда бозлавык, карт көртләре.
Көннең икенче яртысында һәм 15 февраль кич, 16 февраль төнлә республикада һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар яву көтелә, җил көнъяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә, буран булганлыктан, күз күреме 500-1000 метр аралыкта, юлларда кар көртләре һәм бозлавык.
Игътибар!
Һава торышы начарая – һава температурасы күтәрелгәнлектән, көчле явым-төшем күзәтелә. Бина, төрле корылмаларның түбәләреннән, елга киңлекләреннән, ерганаклардан, карьерлардан кар төшү ихтимал.
Актаныш районында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан тантана-хәтер көне Җиңү паркы алдындагы мәйданда башланды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов әфган сугышында ут-су кичеп яудан кайтучылар, аларның туганнары, гаиләләре, әти-әниләре, мәктәп укучылары белән моннан утыз ел элек булган вакыйгаларны искә алды. Актаныштан яуда ятып калучы егетләрнең бюстлары алдына чәчкә-венок салды. Яуда ятып калучы егетләрнең әти-әниләренең төзәлмәс җәрәхәтле күңелләрендә сакланучы авыр кайгыларын уртаклашты.
“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында очрашу дәвам итте. Анда Энгель Нәвап улы, әфганчы егетләрне котлап, юбилей медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Казанда – аязучан болытлы һава, төнлә бераз кар. Көндез кар, буран. Җил төнъяк-көнбатыштан көнъяк-көнбатышка үзгәрә, секундына 6-11 метр тизлектә, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава торышы -10..-12˚; көндез -4..-6˚.
Юлларда бозлавык, көндез кар көртләре.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә. Көндез кар, урыны белән буран. Җил төнъяк-көнбатыштан көнъяк-көнбатышка үзгәрә, секундына 6-11, көндез көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -7..-12˚, -17.. -15º; көндез -3..-8.
Юлларда бозлавык, көндез карт көртләре.
“Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры ачылу тантанасы – фоторепортаж.
Бүген Актанышның “Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры башланды. Анда 42 команда, 335 көрәшче арасында үзара көч сынашучы беренче парлар бил алыша башлады.
Турнир ачылу тантанасы 11 сәгатьтә башлана.
Матур гадәт буенча ярышларны ачу тантанасында узган елга да нәтиҗәләр ясалып, иң яхшы көрәшчеләр, тренерлар, командалар һәм журналистлар бүләкләнәчәк.
Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры уза. Ике турнирның бергә үтүе быел беренче тапкыр. Турнирларның берсе “Ватаным Татарстан” газетасы призларына булса, икенчесе бөтенроссия көрәш турниры дәрәҗәсен йөртә. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шул уңайдан фикерләре белән уртаклашты. Актаныш көрәшенә, көрәшчеләренә багышланган язмалар “Идел” журналы белән берлектә әзерләнеп, журналның февраль саны Актаныш районына багышланды. Энгель Нәвап улы белән татар көрәшен, көрәшчеләрне 1998 елдан матбугатта яктыртып баручы журналист – “Идел” журналының мөхәррире Радик Сабиров әңгәмә корды.
– Энгель Нәвапович, көрәш турында сөйләшә башлаганчы, гомумән алганда, Актанышта спорт, сәламәт яшәү мәсьәләләренә тукталыйк әле. Бу өлкәдәге вәзгыятьне ничек бәяләр идегез?
– Беркемгә дә сер түгел, республика буенча тулаем алып караганда, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә зур алга китеш күзәтелә. Бер кызык фактны искә аласым килә. Мин 1998 елдан бирле район башлыгы булып эшлим, шуңа ул чорны да, бүгенгесен дә беләм, күрәм һәм бәя бирә алам. Без эшли башлаганда, Актанышта республика дәрәҗәсендә таныла алырлык спортчылар тәрбияләү турында хыяллана идек. Хәзер инде без ил күләмендә, дөнья масштабында җиңүләр хакында уйланып яшибез. Әйтергә кирәк, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, соңгы елларда районыбызда тудырылган шартлар, тиешле матди-техник база хәзер әнә шундый уйларга этәрә. Уйлап кына карагыз: гап-гади авыл районы Актанышта боз сарае, бассейн бар, универсиаль спорт комплекс, чаңгы-роллер юлыбыз гамәлдә, менә дигән заманча стадионыбыз эшли... Без үскәндә һәм яшь чакта мондый мөмкинлекләр турында хыяллана да алмый идек.
Бар да яшь буыннан, балалардан башлана. Безнең төп максатыбыз – балаларны яңа тормышка әзерләү, әйбәт белем-тәрбия бирү, шул ук вакытта аларны дөрес, сәламәт яшәргә өйрәтү. Сәламәт тәндә сәламәт акыл булсын өчен дөрес туклану һәм физкультура-спорт белән шөгыльләнү зарур. Кеше гомере буе шул кагыйдә нигезендә яшәсен өчен без моны балалар бакчасында ук аңнарына сеңдерергә тиешбез.
Әйе, мөмкинлекләр бар, Аллага шөкер! Бүген безнең республика, Русия, дөнья чемпионнарыбыз бар икән ( узган ел Фарис Хуҗин дигән яшь кенә егетебез билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булып танылды) – чаңгы
спорты, өстәл теннисы, шахмат, кызлар хоккей командасы һәм башка спорт төрләрен мисалга китерә алам – ничек инде болар белән горурланмыйсың? Кызлар хоккее дигәннән, Байсар кызы Лиана Ганиева Россиянең кызлар хоккей командасы белән Олимпия уеннарында катнаша әнә! Горурлыкмы? Һичшиксез!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә 25 мең кв.метр мәйданда агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре күргәзмәсен карады.
"Казан Экспо" күргәзмә павильонында Актаныш районы Балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүче Рамазан Әхмәтов, робототехника буенча өстәмә белем бирү педагогы Дилшат Мөхәммәдиев һәм директор Илнур Хуҗин катнашты. Алар авыл хуҗалыгы роботларын булдыру проектын тәкъдим иттеләр.