Актаныш районында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан тантана-хәтер көне Җиңү паркы алдындагы мәйданда башланды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов әфган сугышында ут-су кичеп яудан кайтучылар, аларның туганнары, гаиләләре, әти-әниләре, мәктәп укучылары белән моннан утыз ел элек булган вакыйгаларны искә алды. Актаныштан яуда ятып калучы егетләрнең бюстлары алдына чәчкә-венок салды. Яуда ятып калучы егетләрнең әти-әниләренең төзәлмәс җәрәхәтле күңелләрендә сакланучы авыр кайгыларын уртаклашты.
“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында очрашу дәвам итте. Анда Энгель Нәвап улы, әфганчы егетләрне котлап, юбилей медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.