“Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры башланды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Актанышның “Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры башланды. Анда 42 команда, 335 көрәшче арасында үзара көч сынашучы беренче парлар бил алыша башлады.

Турнир ачылу тантанасы 11 сәгатьтә башлана.

Матур гадәт буенча ярышларны ачу тантанасында узган елга да нәтиҗәләр ясалып, иң яхшы көрәшчеләр, тренерлар, командалар һәм журналистлар бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International