ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

13 февраль кич, төнлә һәм көндез 14 февральдә республикада буран чыгуы көтелә, бозлавык, төнлә көнъяк-көнбатыштан җил секундына 17 метр тизлектә( Казанда 13 февраль кич, төнлә 14 февральдә).

Болытлы, төнлә аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар. Урыны белән буран, җиңелчә бозлавык. Җил көнъяк-көнбатыштан төнлә секундына 6-12 метр тизлектә, көчәйгәндә 17 метрга кадәр җитә; көндез 5-10 метр тизлектә, көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава торышы -5..-10˚, -15˚;  көндез +1..-4˚, көнчыгыш районнарда -7 º.

Юлларда бозлавык.

 

Беренче турнирда - 400, икенчесендә 125 көрәшче катнашуы көтелә.

13-18 февраль көннәрендә Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры узачак. Ике турнирның бергә үтүе быел беренче тапкыр. Турнирларның берсе “Ватаным Татарстан” газетасы призларына булса, икенчесе бөтенроссия көрәш турниры дәрәҗәсен йөртә.

“Ватаным Татарстан” газетасы призларына уздырылучы турнирга 50 командадан 400ләп көрәшче катнашырга теләк белдерде. Ә бөтенроссия турнирында төбәкләрдән 15 командадан - Башкортстан, Марий-Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре, Төмән, Свердловск якларыннан 125ләп көрәшче катнашуы көтелә.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

12 февраль көнне район Советының утырышлар залында  коррупциягә каршы комиссиясе еллык эшчәнлеккә йомгак ясады.

Төп докладта Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Кәрамов комиссиянең узган  2018 елгы эшчәнлегенә хисап тотты.

12 февраль көнне хакимият бинасында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы да район халкын шактый борчыган шушы мәсьәләгә багышланды. Бүген халыкның кулында  чүп чыгарган өчен түләү кәгазьләре булса да, алар бәяләр үсешенең ни белән бәйле булуын аңлап бетермәгән – пресс-конференциянең максаты вәзгыятькә ачыклык кертү иде. Югарыда бәян ителгән үзгәрешләр хакында районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев  сөйләде.

Брифингка каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча сораулар да керде. Аларның иң актуале –  ни өчен атна саен чүп җыю  машинасы кергән авыл да, ике атнага бер тапкыр чүбен җибәрүчеләр дә бер үк бәяне түли?

Хөрмәтле райондашлар, берәүләр атна саен җибәргән чүпне икенчеләр ике атнага берләштереп җибәрә. Ике атнага бер чүп чыгаручылар атна буе чүпсез тормыйлар бит – каты көнкүреш калдыклары барыбер җыелып бара. Ягъни,  һәркем ихатасындагы чүптән котылып бара. Шуңа күрә дә түләү бертөрле бәядә башкарыла.

Пропискада булып та, фактта теркәлгән адреста яшәмәүчеләр дә чүп өчен акча түләргә мәҗбүр – әлеге ризасызлык та халыктан кергән сораулар исәбендә.

11 февраль көнне форпостчылар арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды. Ярышларда катнашучыларга өч сынау – атып карау һәм биш зачетлы ату мөмкинлеге бирелде. Ярышларда 16 кеше катнашты. Ярышларны үткәрү - яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыру, яшь буынны патриотик рухта  тәрбияләү. Барлык балалар да чарадан канәгать калдылар.

11 февраль көнне  Иске Айман авыл җирлегенә Марсель Равил улы Әхмәтханов яңа башлык билгеләнде.

Марсель Равил улын авыл халкына район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова тәкъдим итте.

Әлегә кадәр Равил Әхмәтханов “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесендә үлчәү күзәтчелегендә сак хезмәте җитәкчесе булып эшләгән иде.

Казанда – аязучан болытлы һава, бераз кар. Җил көнъяктан секундына 6-11  метр тизлектә, көндез урыны белән 17 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава торышы -10..-12˚, -15˚;  көндез -5..-7˚.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча – аязучан болытлы һава, урыны белән кар яву көтелә.  Җил көнъяктан  секундына 6-11,  көндез урыны белән 17 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -10..-15˚, -17.. -22º;  көндез -3..-8, көнчыгыш районнарда -11º.

Юлларда бозлавык.

 

12 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Актаныш районында ата-аналар, мәгариф оешмаларының җитәкчеләре, психологлары өчен күчмә семинар уздыра, шулай ук актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә.

Семинарлар сәләтле балаларга өстәмә белем бирү буенча «Бүләк» үзәгендә - мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясендә  “Инновацион белем бирү эшчәнлеге контектстында педагогик проектлаштыру. Балалар бакчасы һәм гаилә: бер максат белән бәйле" темасына багышлана, төрле юнәлешләр буенча үткәрелә.

Район башлыгы Энгель Навапович Фәттахов Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссия рәисе урынбасары Наталья Леонидовна Реснянская белән очрашып, уртак проектлар эшләү, үзара хезмәттәшлек буенча фикер алышты.

Актаныш технология техникумы авыл хужалыгы белгечләре әзерләүче ресурс үзәгендә Яр Чаллы шәһәре ТПП Проф интех укыту сертификацион үзәге белгечләре район хуҗалыкларының баш белгечләрен, урта буын белгечләрен хезмәтне саклау буенча укытты.  95 җитәкче-белгечкә уку турында таныклык тапшырылды. Укытуны авыл хужалыгы идарәсе оештырды.  


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Казанда – аязучан болытлы һава, бераз кар. Җил көнъяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава торышы -11..-13˚, -14˚;  көндез -6..-8˚.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча – аязучан болытлы һава, урыны белән кар яву көтелә. Төнлә һәм иртән томан. Җил көнъяк-көнбатыштан  секундына 3-8,  көндез урыны белән 13 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-16˚, -23˚;  көндез -5..-10º.

Юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International