Беренче турнирда - 400, икенчесендә 125 көрәшче катнашуы көтелә.
13-18 февраль көннәрендә Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры узачак. Ике турнирның бергә үтүе быел беренче тапкыр. Турнирларның берсе “Ватаным Татарстан” газетасы призларына булса, икенчесе бөтенроссия көрәш турниры дәрәҗәсен йөртә.
“Ватаным Татарстан” газетасы призларына уздырылучы турнирга 50 командадан 400ләп көрәшче катнашырга теләк белдерде. Ә бөтенроссия турнирында төбәкләрдән 15 командадан - Башкортстан, Марий-Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре, Төмән, Свердловск якларыннан 125ләп көрәшче катнашуы көтелә.