ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген - 11 февраль көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә,  оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.
Районда оператив хәлнең торышы турында Хәйретдинов Илшат Ильфир улы - Татарстан Республикасы эчке эшләр   министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге   җитәкчесе, Шәрифьянов Илназ Илдус улы - 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе, Хафизова  Луиза Махиян кызы - Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы   урынбасары чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең барышы белән Харисов Дәниф Әсрар улы - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, Үзара салым җыюның торышы белән Галимҗанова Рәйхан Филүс кызы - район Советы рәисе урынбасары таныштырды.
Хуҗалык җирләрен инвентарлаштыру буенча Сираева Лиана Рамил кызы - район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары һәм икътисад бүлегенең сатып алулар буенча секторы эшчәнлеге турында  
Шакирова Алия Миндыгали кызы  -    икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор   җитәкчесе чыгышларында канун нигезендә куелган таләпләр, эш барышында җибәрелгән кимчелекләр искәртелде.
Оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре эшчеләре арасында кышкы Спартакиада үткәрү  турында Нурлыева Ләйсән Фоат кызы - район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр  буенча урынбасары бәян итте.
ФГУ “УЭНКВ”  оешмасы эшчәнлеге турында
Мингазов Фидаил Габидин улы – оешма  җитәкчесе чыгыш ясады.
    

 

    
 


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген – 9 февраль көнне Актаныш гимназиясе "Яшьлек" мәдәни үзәгендә ата-аналар белән җыелыш үткәрде.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов әлеге гимназияне 2011 елда республика җитәкчеләренең хәер-фатихасы белән ачып җибәргән иде. Актаныш - татарлыгын саклаган төбәк. Бүген гимназиядә Россиянең төрле төбәкләреннән килеп белем алалар. Чит илләр белән эшләү тәҗрибәсе дә бар гимназиянең. Актанышта сәләтле балалар өчен республикада бердәнбер булган гимназиянең үрнәк эш тәҗрибәсе бүген яңа адымнар ясарга этәрә. Актанышның бар дөньяга танылган улы - Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев та, Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрен тарихи-мәдәни хәзинә буларак төзекләндерүне тәмамлаганнан соң, яңа проектка алыныр алдыннан, Актаныш гимназиясенең хыялдан чынбарлыкка әйләнүендә зур өлеш кертүче, эшчәнлекнең башында торучы Энгель Нәвап улының фикерләрен белешә, Актаныш гимназиясенең элиталы мәктәп буларак ирешкән уңышлары белән таныша. Татар, рус, инглиз телләрендә уникаль белем бирү үзәгенең проект буларак гамәлгә куелуында Актаныш гимназиясе эшчәнлегенең йогынтысы зур.

Уңышка ирешеп эшләү киләчәккә яңа бурычлар, югары максатлар куюны, һәрвакыт эзләнүдә булуны таләп итә. Актаныш мәгарифе дә бу уңайдан тынгысыз эшчәнлек алып бара. Район башлыгы Энгель Нәвап улының ярдәме һәм булышлыгы белән, Актанышта мәктәп директорларын, балалар бакчасы мөдирләрен Мәскәү, Казан югары уку йортларыннан галимнәр, профессорлар килеп укыта. Алар заман шартларында яңача белем бирүдә проектлар эшлиләр, мастер-классларда эш тәҗрибәсен баеталар, яңача уйларга, фикерләргә өйрәнәләр. Киләчәк мәктәбе Актаныш районында шул рәвешле формалаша. Аның камил эшләве өчен укучы-укытучы-ата-ананың бердәм эшләве кирәк. Тәрбия гаиләдә башлана, балалар бакчасында дәвам итә, мәктәптә киңкырлы белем булып формалаша. Ата-ананың һәрчак янәшәдә булып, терәк һәм ярдәмче булуы баланы тормышта үз урынын таба белергә өйрәтә, шәхес буларак формалаштыра. Бу уңайдан Актанышта район ата-аналары белән очрашу узды, бала белән эшләүдә алар да белемнәрен арттырды.

-Авыл халкы – балалар да, өлкәннәр дә чаңгыга басты, олы бәйрәм булды, спорт ярышларына узган елларда районга төшкән булсак, быел чаңгы ярышы һәр җирлектә үтте. Җирлекләрдә халык белән очрашулар вакытында безнең тәкъдимне хуплап кабул иткән район башлыгы Энгель Нәвап улына авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез, дип, авыл башлыклары “Россия чаңгы ярышы -2019” дан авылдашларының канәгать булуын, спорт чараларының, төрле төрдәге ярышларның авылларда да массакүләм үтүен теләп, фикерләрен җиткерде бүген, - дип, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова көн яңалыклары белән таныштырды, авыл башлыкларына рәхмәтен белдерде.

Иске Кормаш, Чалманарат, Аккүз, Әтәс, Уразай, Пучы, Актанышбаш, Түке, Чуракай, Татар Суыксу авыл җирлекләреннән фотохәбәр дә җиткерде авыл башлыклары. Йөзләрдә - елмаю, фотоларда – сәламәт тормыш, актив хәрәкәт.

Әтәс җирлегендә, мәсәлән, 100 дән артык кеше катнашкан. Иң яшь шуучыга - 4, иң өлкәненә 72 яшь. Өлкәннәр скандинавча йөреп тә ярышкан,  укучылар чүлмәк тә ваткан.

Татар Суыксуы җирлегендә чаңгы ярышы РСФСРның атказанган табибәсе Зифа Исламова истәлегенә узды. Зифа Гаяз кызының балалары, оныклары да катнашты.  Табибәнең якты истәлеге күңелләрдә саклана, һәр ел саен уздырылучы чаңгы ярышы мемориаль такта алдына чәчәкләр салудан башланды.

“Россия чаңгы юлы -2019” чаңгы ярышында катнашучыларга “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова махсус бүләк тапшырды. Алар - чаңгы ярышында катнашучыларның иң яше Әдилә Харисова, иң өлкәне Хәләф Әхтәмов.

Актанышта  “Россия чаңгы юллары - 2019” ярышында катнашучы иң өлкән кешегә – Хәләф Әхтәмовка 72 яшь иде, ярышлар районның һәр җирлегендә узды.

“Бүләк” чаңгы трассасында чаңгы ярышын район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов ачты. Ярышта катнашучыларга уңышлар теләп, аларны сәламәт яшәүгә өндәп, үзе үк үрнәк тә күрсәтте район башлыгы. “Бүләк” урманындагы чаңгы юлында һәр елны көн дә гаиләсе белән чаңгыда йөрүче Энгель Нәвап улы,  җитәкчеләр төремендә ярышып, финишка шактый зур аерма белән беренче килде.

Ярыш күңелле мизгелләр белән башланып китте. Районда һәм республикада спортның үсеше өчен лаеклы хезмәт куючы “Лачын” боз спорт сарае җитәкчесе Рамил Вәлиев һәм Актанышның 2 нче мәктәбенең физькултура укытучысы, чаңгы спорты буенча тренер Ришат Нуриәхмәтовның бүген туган көннәре иде. Район башлыгы Энгель Фәттахов аларны туган көннәре белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Ярышның тантаналы өлешеннән соң, чаңгыда узышуны балалар бакчасына йөрүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Фотоларда – ярыш мизгелләре. Һәр яшь төркемендә чаңгыда узышучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде, аларга дипломнар һәм истәлек бүләге тапшырылды.


8
февраль, 2019 ел
җомга

Казанда – аязучан болытлы һава, кар яву көтелә. Җил көнъяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 12 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава торышы -9..-11˚, -14˚;  көндез -3..-5˚.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча – аязучан болытлы һава, урыны белән кар яву көтелә. Җил көнъяк-көнбатыштан  секундына 4-9,  көндез урыны белән 15 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -7..-12˚, -17˚;  көндез -3..-8º.

Юлларда бозлавык.

Сатып алучыга янә претензия хаты язуга ярдәм кулы сузылды – бу юлы инде экспертиза үткәрү срогын бозу җәһәтеннән.

Шуннан сатучы һәм сатып алучы, килеп туган хәл буенча бәхәсле мәсьәләләрнең очына чыгу өчен, очрашып күрешергә теләк белдерде. Шушы максаттан, бүлек белгечләре хосусый эшмәкәргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләрен, РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлату өчен ювелир салонына юл тотты. Белгечләребез тарафыннан үткәрелгән эш нәтиҗәсендә сатучы кулланучы сәгатен шундый ук "Ника" маркасындагы башкасына алыштырды. Алтын сәгатьле кыз, ниһаять, канәгать калып, бүлек белгечләренә рәхмәт белдерде.

Башкортстанның Чишмә районы Алкино-2 хәрби поселогының 12 нче гвардия инженер-саперлык бригадасында хезмәттә булучы 18 егет 5-12 февраль көннәрендә  Актанышта физик күнекмәләр уза. “Лачын” боз спорт сараенда хоккей уйнап, алар Үзәк округта узачак спартакиадага әзерләнә.

Актаныш районы, 2007 елдан башлап, Мәскәү өлкәсендәге Чехов шәһәре, Оренбург, Самара өлкәләрендәге хәрби частьлар белән багланышлар булдырган иде. 2015 елдан Алкино-2 хәрби шәһәрчеге белән үзара элемтәдә - Актаныш егетләре  армия хезмәтен хәрби шәһәрчектә үтә. Узган ел 18 октябрьдә Актаныш районы Алкинода “Татар ашлары көне” уздырган булса, менә хәзер егетләр үзләре Актанышка килде. Араларында актанышлылар Илдар Гапсәламов, Артур Харисов, Булат Фәттахов та бар.

8 февральдә Алкино егетләре белән Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, мобилизация эшләре буенча район башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, район  хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов  очрашты.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныф  укучылары район башлыгы Энгель  Фәттахов белән бүген – 7 февральдә очрашты – фоторепортаж.

7 февральдә Актаныш авыл җирлегендә халык җыены узды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә җитәкче-белгечләр авылда  үз эшчәнлеген булдырган Дилбәр Гыймаева, Лилия һәм Ришат Сәгыйдуллиннар, Фәния һәм Әнфир Гариповлар, бертуган Алмаз һәм Айдар Сәяповлар, Айзат Шәймурзин; Актанышның 1 нче, 2 нче мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш авыл җирлегенең 2018 елгы эшчәнлегенә хисабы тыңланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International