“Лачын” бозында Алкино-2 лачыннары

2019 елның 8 феврале, җомга

Башкортстанның Чишмә районы Алкино-2 хәрби поселогының 12 нче гвардия инженер-саперлык бригадасында хезмәттә булучы 18 егет 5-12 февраль көннәрендә  Актанышта физик күнекмәләр уза. “Лачын” боз спорт сараенда хоккей уйнап, алар Үзәк округта узачак спартакиадага әзерләнә.

Актаныш районы, 2007 елдан башлап, Мәскәү өлкәсендәге Чехов шәһәре, Оренбург, Самара өлкәләрендәге хәрби частьлар белән багланышлар булдырган иде. 2015 елдан Алкино-2 хәрби шәһәрчеге белән үзара элемтәдә - Актаныш егетләре  армия хезмәтен хәрби шәһәрчектә үтә. Узган ел 18 октябрьдә Актаныш районы Алкинода “Татар ашлары көне” уздырган булса, менә хәзер егетләр үзләре Актанышка килде. Араларында актанышлылар Илдар Гапсәламов, Артур Харисов, Булат Фәттахов та бар.

8 февральдә Алкино егетләре белән Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, мобилизация эшләре буенча район башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, район  хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов  очрашты.

-Башкортостан республикасы Чишмә районының Алкино-2 хәрби частендә  урнашкан 12 нче гвардия инженер-сапер бригадасы белән Актаныш районы башкарма комитеты үзара килешүне 2015 елда ук төзеде. Әлеге килешү нигезендә, ел саен районыбыздан 15 ләп егетебез хәрби частьтә хезмәт итә. Хәзерге көндә дә анда 13 егетебез хезмәттә. Хәрби частьтә  16 спорт төре  буенча шәхси һәм команда белән шөгыльләнәләр.  Берничә ел Россия хәрби көчләре командалары арасында  беренчелекне яулаучы хоккей командасы 5 февральдән 12 февральгә кадәр Актаныш “Лачын” боз спорт сараенда быелгы күнекмәләрен башлап жибәрде. Командада 3 егетнең Актаныштан булуы, аларның армия хезмәтенә кадәр әлеге боз сараенда шөгыльләнүе белән горурланабыз, егетләргә уңышлар, лаеклы җиңү телибез, - диде мобилизация эшләре буенча район башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Әзһәм улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International