Актаныш гимназиясе "Яшьлек" мәдәни үзәгендә ата-аналар белән җыелыш үткәрде

2019 елның 9 феврале, шимбә

Бүген – 9 февраль көнне Актаныш гимназиясе "Яшьлек" мәдәни үзәгендә ата-аналар белән җыелыш үткәрде.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов әлеге гимназияне 2011 елда республика җитәкчеләренең хәер-фатихасы белән ачып җибәргән иде. Актаныш - татарлыгын саклаган төбәк. Бүген гимназиядә Россиянең төрле төбәкләреннән килеп белем алалар. Чит илләр белән эшләү тәҗрибәсе дә бар гимназиянең. Актанышта сәләтле балалар өчен республикада бердәнбер булган гимназиянең үрнәк эш тәҗрибәсе бүген яңа адымнар ясарга этәрә. Актанышның бар дөньяга танылган улы - Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев та, Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрен тарихи-мәдәни хәзинә буларак төзекләндерүне тәмамлаганнан соң, яңа проектка алыныр алдыннан, Актаныш гимназиясенең хыялдан чынбарлыкка әйләнүендә зур өлеш кертүче, эшчәнлекнең башында торучы Энгель Нәвап улының фикерләрен белешә, Актаныш гимназиясенең элиталы мәктәп буларак ирешкән уңышлары белән таныша. Татар, рус, инглиз телләрендә уникаль белем бирү үзәгенең проект буларак гамәлгә куелуында Актаныш гимназиясе эшчәнлегенең йогынтысы зур.

Уңышка ирешеп эшләү киләчәккә яңа бурычлар, югары максатлар куюны, һәрвакыт эзләнүдә булуны таләп итә. Актаныш мәгарифе дә бу уңайдан тынгысыз эшчәнлек алып бара. Район башлыгы Энгель Нәвап улының ярдәме һәм булышлыгы белән, Актанышта мәктәп директорларын, балалар бакчасы мөдирләрен Мәскәү, Казан югары уку йортларыннан галимнәр, профессорлар килеп укыта. Алар заман шартларында яңача белем бирүдә проектлар эшлиләр, мастер-классларда эш тәҗрибәсен баеталар, яңача уйларга, фикерләргә өйрәнәләр. Киләчәк мәктәбе Актаныш районында шул рәвешле формалаша. Аның камил эшләве өчен укучы-укытучы-ата-ананың бердәм эшләве кирәк. Тәрбия гаиләдә башлана, балалар бакчасында дәвам итә, мәктәптә киңкырлы белем булып формалаша. Ата-ананың һәрчак янәшәдә булып, терәк һәм ярдәмче булуы баланы тормышта үз урынын таба белергә өйрәтә, шәхес буларак формалаштыра. Бу уңайдан Актанышта район ата-аналары белән очрашу узды, бала белән эшләүдә алар да белемнәрен арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International