Кул сәгате – мәңгелек классика

2019 елның 8 феврале, җомга

 Бүген кул сәгате белән инде беркемне дә шаккаттырып булмый. Хәтта ки бик кыйммәтле һәм затлысы белән дә. Кул сәгате – кешенең индивидуальлеген, имиджын, кәеф-рухын калку итеп күрсәтә. Ювелир, бик нәфис хатын-кыз сәгатьләре барлыкка килеп, башка төрдәгеләргә дә  юл ярган.

Кулланучыбыз ювелир салоныннан нәкъ менә шундый – 585 пробалы "Ника" маркасындагы алтын кул сәгате сатып алган булган. Товарның гарантиясе бер ел. Сәгатьне ул яратып йөргән кызына бүләк иткән. Ике ай файдаланганнан соң,  сәгатьнең арткы капкачы кубып төшкән. Кулланучы, озак уйлап тормастан, кимчелекләрне юкка чыгару өчен салонга мөрәҗәгать иткән. Бүләк итеп бирелгәнлектән, кыз аны ремонтлатырга карар кылган. Сәгать ике ай буе икенче бер шәһәрдә ремонтта яткан. Әмма ремонттан соң да озак куандырмаган – ике айдан аз гына күбрәк эшләгәч, тагын ватылган. Бу юлы инде башка кимчелеге барлыкка килгән – “заводкасы” эшләми башлаган, сәгать угы кыйшайган.

Аптыраганнан, кулланучы, киңәш-табыш сорау өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте. Бүлек белгече аңа претензия хатын язуга ярдәм итте: хатта сәгатьне шундый ук "Ника" маркасына алыштыру һәм экспертиза үткәрү таләбе куелды. Әмма хосусый эшмәкәр сатып алучының таләбен санга сукмыйча, сәгатькә 45 көн дәвамында ремонт ясап маташты.

Сатып алучыга янә претензия хаты язуга ярдәм кулы сузылды – бу юлы инде экспертиза үткәрү срогын бозу җәһәтеннән.

Шуннан сатучы һәм сатып алучы, килеп туган хәл буенча бәхәсле мәсьәләләрнең очына чыгу өчен, очрашып күрешергә теләк белдерде. Шушы максаттан, бүлек белгечләре хосусый эшмәкәргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләрен, РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлату өчен ювелир салонына юл тотты. Белгечләребез тарафыннан үткәрелгән эш нәтиҗәсендә сатучы кулланучы сәгатен шундый ук "Ника" маркасындагы башкасына алыштырды. Алтын сәгатьле кыз, ниһаять, канәгать калып, бүлек белгечләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International