Актаныштан Ришат Сәгыйдуллин атлардан башка тормышын күз алдына да китерми. Алай гына да түгел, атларга мәхәббәте, фанатлыгы пони алырга да этәргеч булган. Ришат абыйларының пониында аеруча да балалар йөрергә ярата. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов та Лилия һәм Ришат Сәгыйдуллиннар гаиләсендә булганда Ришат абыйның ихлас, чын күңелдән бирелеп, мал тотуына, ат фанаты булуына игътибар итте. Ике арадагы эшлекле сөйләшүнең башлангычы да булды бүгенге очрашу.
-Күңелемдә йөрткән уем бар иде, барып чыкмады бугай, кызыксынып, урманчылар белән дә сөйләшеп караган идем. Сезне үк борчырга кыенсындым, - дип, үзенең уйларын гади, якын күреп, район башлыгы Энгель Нәвап улына җиткерде Актаныш авылында яшәүче Әнфир абый Гарипов. Фәния апа белән әрәмәлектә, җирне арендага алып, эре мал асрыйлар. 22 савым сыерлары, үгезләре, бозаулары бар.
Үзләренең куйган хезмәтләрен игътибарга алып, хөрмәт күрсәтеп, район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчелегендәге делегациянең үз биләмәләрендә булулары, яланда терлекләрне саф һавада йөртү өчен дә, ышыкта, җылыда төн кундыру өчен дә уңайлы урын булдырып эшләүләрен хуплау олы яшьтәге Әнфир абыйның күңелдәгесен кыю ачып салырга көч бирде. Баксаң, Әнфир абый урманда үзенә бирелгән кишәрлектән агач кисеп, аны эшкәртеп, урманны чистартып, шунда ук терлек тә асрап яшәргә тели икән. Әлеге ниятен район җитәкчесенең хуплавы Әнфир абыйны канатландырып җибәрде. Ир-атларча, ышаныч белән, рәхмәт әйтеп, кул кысышты ул Энгель Нәвап улы белән.
Районда авыл җирлекләрендә очрашулар вакытында күпме кеше(!) үзенең шундый эшлекле уй-хыялларын район башлыгына җиткерде. Бергәләп хәл иткәндә, берсе дә чынга ашмас хыял түгел. Ярдәмгә әзер җитәкче-белгечләр бар, дәүләт ярдәмнәре алу мөмкинлеге дә финанс ягыннан терәк, җирлек җитәкчеләре дә, авыл яшәсен, дип эшли торган тынгысызлар. Авылда, тәвәккәлләп, үз эшен булдырган эшсөярләр дә тырыш һәм булдыклылар.
Казанда – болытлы һава, кар яву көтелә, көндез урыны белән бераз кар. Җил төнъяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава торышы -12..-14˚, көндез -8..-10˚.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Республика буенча – болытлы һава, төнлә кар, буран. Көндез урыны белән бераз кар яву көтелә. Җил көнъяк-көнчыгыштан төнъяк-көнбатышка үзгәрә, секундына 5-10, төнлә урыны белән 15 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән, көндез һава температурасы -7..-12˚, төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда -16˚.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Актаныш районында халык белән очрашулар быел яңа форматта узды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җирлекләрдә авыл халкының тормыш-көнкүреше, яшәеше белән танышты. Туган ягында төпләнеп яшәп калган, гаиләсе белән үз эшен булдырган җир кешеләре - иген игүче, печән үстерүче, эре мал, кош-корт тотучы фермерлар, балта осталары, тимерчеләр белән очрашып, аларның шәхси эшчәнлеге, киләчәк планнары буенча фикер алышты, сорауларын тыңлады. Актаныш халкы бүген алга карап фикер йөртә, тормышын, яшәешен планлаштыра, шәхси эшчәнлеккә дә тартыла. Район башлыгына бирелгән сорауларның эчтәлеге дә, формасы да эшлекле. Җир биләмәсен киңәйтеп печән үстерү, мал үрчетү, җитештергән продукцияне сату буенча районда үзәкләшкән ярдәм булдыру, авылны саклау һәм яшәтү - социаль объектларны яңартып, заман таләпләренә туры китереп төзекләндерү, спорт мәйданчыклары булдыру. Халыктан кергән сорауларның чишелешен район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхсән үзе күзәтчелектә тота. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бердәй мөрәҗәгать итә аңа. Энгель Нәвап улының фикере - сораулар үз вакытында, озакка сузмый бирелергә тиеш, борчыган мәсьәләләрне дә оператив хәл итү кирәк, чөнки аңлашылмаучанлык, нинди генә өлкәгә кагылса да, эш барышында тоткарлык тудыра. Шуңа да җирлекләрдә сораулар киләчәк көнгә, җитәкчелеккә ышаныч белән бирелә, уртак максатлар куела. Һәр авылда тормыш кайный, эш гөрли.
Бүген Аккүз авыл җирлегенә караган Чишмә, Меңнәр авыллары да урам капкасыннан ук якты, матур булып балкып каршы ала. Мәһабәт мәчет, мәдәният йорты, мәктәп, бакча, спорт мәйданчыгы һәм күренекле шәхесләрен, тарихын хөрмәт итеп яши белүче авыл халкы! Актаныш авыллары халкы шушындый тормыш рәвешенә, төзеклеккә, чисталыкка, эшләп матур яшәргә гадәтләнгән - ул аның канына сеңгән, гадәткә кергән, башкача була да алмый.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген - 6 февраль көнне үзенә төпле белем һәм тәрбия биргән Меңнәр мәктәбендә булып, укытучылар, укучылар белән очрашты, чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты.
Энгель Нәвап улы укыган елларын, белем биргән укытучыларны олы хөрмәт белән искә алды. Тормышта, җитәкчелек эшендә район һәм кешеләр язмышы, киләчәге өчен җаваплы карарлар кабул иткәндә һәрвакыт үзенә белем бирүче укытучыларның киңәшләре ярдәм иткәнне дә, аларга рәхмәтле булуын да олы ихтирамы аша чагылдырды. Һәр очракта да Кеше булып калырга һәм кешелекле булырга! Әлеге киңәшне тормыш тәҗрибәсе туплаган, яңалыкка омтылып, һәр өлкәгә яңа сулыш өргән лидер-җитәкче бүген инде укучыларга бирә. Заман югарылыгында белем алыгыз, вакытның кадерен белегез, бер-берегезгә ярдәмләшеп, кешелекле булып яшәгез, һәрвакыт эзләнүдә булыгыз, - дигән сүзләрен Меңнәр мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укучы егет-кызларга да җиткерде ул. Югары технологияләр заманында да үз-үзеңә булган ышаныч, кешелеклелек сыйфатлары, әти-әнигә, өлкәннәргә, остазларга хөрмәт уңышка ирешүдә, хөрмәтле булып яшәүдә иң әһәмиятлесе.
Усы җирлеге үз һөнәренең осталарына бай. Чәкчәк пешерү, хәләл пилмән ясау цехы булдырып, аны сәүдә нокталарына сатуга чыгару, бизәкләр тимер капка-коймалар ясаучы тимерче, үз эшчәнлеген булдырган фермерлар - Усы һәм Качкын авылларында һәммәсе белән дә очрашты, эш барышы белән танышты район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов.
Усыдан пилмән, котлет ясаучы КФХ "Кашапов Тәбрис"; 5 сыер, 7 бозау, 1 ат, 20 сарык асраучы Фәндәвис Таҗиев; 7 сыер асраучы Азамат Биктимеров, КФХ "Нурлыев Фәнис "; хуҗалыгы; күпләп мал - 5 сыер, 11 бозау, 20 сарык, 1 ат, 1 колын асраучы Данияр Вәҗиев; Качкыннан 5 сыер,3 бозау, сарыклар асраучы Рафаэль Мөбәрәкҗанов; 3 сыер, 2 тана, 60 сарык асраучы Мөнәвир Миргаязов, тимерче Рамил Гәрәев - һәммәсе үз яшәешләрен көйләгәннәр. Дәүләт программаларында катнашып, эшчәнлекләрен киңәйтергә теләүчеләр дә бар араларында.
Качкын авылындагы әлеге күркәм һәм мәһабәт йорт ерактан ук үзенә тартып тора. Зәвык белән төзелгән йорт бизәкле тимер капка-коймалары белән үзенә җәлеп итә. Тимер бизәкләрнең күплегеннән хуҗаның үзенең тимер эше белән шөгыльләнгәне аңлашыла. Әлеге гүзәллекне үзендә булдыру, тимер гөл-чәчкәләр белән бизәкләнгән койма тоту - кулы эш белгән Рамилгә хыялын чынбарлык итү! Ишек алды да бизәкләп, каплаулы итеп эшләнгән аның. Әзер заказларын куеп тору өчен дә уңайлы, кар-яңгырдан да саклый.
Йорт хуҗасы - алтын куллы оста Рамил Гәрәевнең остаханәсендәге эш фронтыннан заказларның күплеген аңлыйсың. Һәр эшкә җаваплылык белән алына ул, кешенең сорау-тәкъдиме буенча яңа үрнәкләр булдыра. Качкын авылының алтын куллы тимерчесе Рамил Гәрәев белән 5 февральдә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов очрашты.
Актаныш хакимиятендә 2019 ел башыннан, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәкъдиме белән, халыктан кергән сораулар буенча көн үзәгендәге актуаль темага багышланган брифинг һәр сишәмбедә үткәрелә. 5 февральдәгесе район халкын борчыган сорауларга җавап бирүгә багышланды. Актаныш район үзәк хастаханәсе җитәкчесе - баш табиб Айдар Хәев, район мәгариф идарәсе башлыгы Нәфисә Шәфыйкова сәламәтлек саклау өлкәсенә, белем бирү системасына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
5 февраль көнне Актаныш районы хакимиятенең киңәшмәләр залында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә район эшмәкәрләре, крестьян-фермер хуҗалыклары - Актаныш эшлеклеләре кооператив төзү буенча очрашты.
Казан кооператив институтының Бухгалтер хисабы һәм финанслар кафедрасы җитәкчесе Илһамия Миннахметова, институтның юристы Гөлнара Мостафина канун нигезендә куелган таләпләр, оештыру мәсьәләләре, эшләү тәртипләрен аңлатып чыгыш ясадылар.
Казанда – болытлы һава, кар яву көтелә, көндез көчле кар. Аерым районнарда буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан, көнъяктан секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән 16 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава торышы -10..-12˚, көндез -5..-7˚.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, кар, иртән һәм көндез көчле кар яву көтелә. Буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан, көнъяктан секундына 7-12, урыны белән 18 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14˚, -18˚; көндез -4..-9˚.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.