Актаныш районында халык белән очрашулар быел яңа форматта узды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җирлекләрдә авыл халкының тормыш-көнкүреше, яшәеше белән танышты. Туган ягында төпләнеп яшәп калган, гаиләсе белән үз эшен булдырган җир кешеләре - иген игүче, печән үстерүче, эре мал, кош-корт тотучы фермерлар, балта осталары, тимерчеләр белән очрашып, аларның шәхси эшчәнлеге, киләчәк планнары буенча фикер алышты, сорауларын тыңлады. Актаныш халкы бүген алга карап фикер йөртә, тормышын, яшәешен планлаштыра, шәхси эшчәнлеккә дә тартыла. Район башлыгына бирелгән сорауларның эчтәлеге дә, формасы да эшлекле. Җир биләмәсен киңәйтеп печән үстерү, мал үрчетү, җитештергән продукцияне сату буенча районда үзәкләшкән ярдәм булдыру, авылны саклау һәм яшәтү - социаль объектларны яңартып, заман таләпләренә туры китереп төзекләндерү, спорт мәйданчыклары булдыру. Халыктан кергән сорауларның чишелешен район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхсән үзе күзәтчелектә тота. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бердәй мөрәҗәгать итә аңа. Энгель Нәвап улының фикере - сораулар үз вакытында, озакка сузмый бирелергә тиеш, борчыган мәсьәләләрне дә оператив хәл итү кирәк, чөнки аңлашылмаучанлык, нинди генә өлкәгә кагылса да, эш барышында тоткарлык тудыра. Шуңа да җирлекләрдә сораулар киләчәк көнгә, җитәкчелеккә ышаныч белән бирелә, уртак максатлар куела. Һәр авылда тормыш кайный, эш гөрли.
Бүген Аккүз авыл җирлегенә караган Чишмә, Меңнәр авыллары да урам капкасыннан ук якты, матур булып балкып каршы ала. Мәһабәт мәчет, мәдәният йорты, мәктәп, бакча, спорт мәйданчыгы һәм күренекле шәхесләрен, тарихын хөрмәт итеп яши белүче авыл халкы! Актаныш авыллары халкы шушындый тормыш рәвешенә, төзеклеккә, чисталыкка, эшләп матур яшәргә гадәтләнгән - ул аның канына сеңгән, гадәткә кергән, башкача була да алмый.