Бизнес та, хезмәтне ярату да - Актаныш кәсепле халык

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

-Күңелемдә йөрткән уем бар иде, барып чыкмады бугай, кызыксынып, урманчылар белән дә сөйләшеп караган идем. Сезне үк борчырга кыенсындым, - дип, үзенең уйларын гади, якын күреп, район башлыгы Энгель Нәвап улына җиткерде Актаныш авылында яшәүче Әнфир абый Гарипов. Фәния апа белән әрәмәлектә,  җирне арендага алып, эре мал асрыйлар. 22 савым сыерлары, үгезләре, бозаулары бар.

Үзләренең куйган хезмәтләрен игътибарга алып, хөрмәт күрсәтеп, район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчелегендәге делегациянең үз биләмәләрендә булулары, яланда терлекләрне саф һавада йөртү өчен дә, ышыкта, җылыда төн кундыру өчен дә уңайлы урын булдырып эшләүләрен хуплау олы яшьтәге Әнфир абыйның күңелдәгесен кыю ачып салырга көч бирде. Баксаң, Әнфир абый урманда үзенә бирелгән кишәрлектән агач кисеп, аны эшкәртеп, урманны чистартып, шунда ук терлек тә асрап яшәргә тели икән. Әлеге ниятен район җитәкчесенең хуплавы Әнфир абыйны канатландырып җибәрде. Ир-атларча, ышаныч белән, рәхмәт әйтеп,  кул кысышты ул Энгель Нәвап улы белән.

Районда авыл җирлекләрендә очрашулар вакытында күпме кеше(!) үзенең шундый эшлекле уй-хыялларын район башлыгына җиткерде. Бергәләп хәл иткәндә, берсе дә чынга ашмас хыял түгел. Ярдәмгә әзер җитәкче-белгечләр бар, дәүләт ярдәмнәре алу мөмкинлеге дә финанс ягыннан терәк, җирлек җитәкчеләре дә, авыл яшәсен, дип эшли торган тынгысызлар. Авылда, тәвәккәлләп, үз эшен булдырган эшсөярләр дә тырыш һәм булдыклылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International