Йорт хуҗасы - алтын куллы оста Рамил Гәрәев

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Качкын авылындагы әлеге күркәм һәм мәһабәт йорт ерактан ук үзенә тартып тора. Зәвык белән төзелгән йорт бизәкле тимер капка-коймалары белән үзенә җәлеп итә. Тимер бизәкләрнең күплегеннән хуҗаның үзенең тимер эше белән шөгыльләнгәне аңлашыла. Әлеге гүзәллекне үзендә булдыру, тимер гөл-чәчкәләр белән бизәкләнгән койма тоту - кулы эш белгән Рамилгә хыялын чынбарлык итү! Ишек алды да бизәкләп, каплаулы итеп эшләнгән аның. Әзер заказларын куеп тору өчен дә уңайлы, кар-яңгырдан да саклый.

Йорт хуҗасы - алтын куллы оста Рамил Гәрәевнең остаханәсендәге эш фронтыннан заказларның күплеген аңлыйсың. Һәр эшкә җаваплылык белән алына ул, кешенең сорау-тәкъдиме буенча яңа үрнәкләр булдыра. Качкын авылының алтын куллы тимерчесе Рамил Гәрәев белән  5 февральдә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International