ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Росреестр дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең ачыклыгы өчен күп көч куя. Һәм бу максатлар өчен булдырылган сервислар уңайлы ысул белән һөнәри югарылыкта консультация алырга яки хезмәт күрсәтүдән файдаланырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Росреестры республика районнарында яшәүче гражданнар өчен урыннарга чыгып консультацияләр үткәрә, мөрәҗәгать итүчеләр Казанга килмичә дә  консультация ала алалар: территориаль бүлекләрдә идарә җитәкчеләре гражданнарны кабул итә, дәүләт һәм кадастр исәбе вакытында барлыкка килгән теге яки бу проблеманы хәл итүдә, шулай ук идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләр буенча ярдәм алырга мөмкин. Моның өчен консультация үткәреләчәк территориаль бүлекнең телефон номеры яки Үзәк идарә аппаратының кабул итү бүлмәсе телефоны номеры буенча алдан язылып куярга кирәк (әлеге мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында күрсәтелгән - rosreestr.tatarstan.ru).

2019 елның 9 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының телефон номерлары үзгәрде. Хәзер учреждениедә бердәм номер (843) 514-90-77 эшли. Кирәкле адресаттан сорау алу өчен өстәмә номер җыярга кирәк. Аны автоответчик әйтә. Өстәмә номерларны учреждение сайтында карарга була.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Һава торышы бозыла:

-5 февраль кич һәм 6 февраль төнлә республиканың көнчыгыш районнарында буран, көнъяк-көнчыгыштан көчле җил секундына 15 метр тизлектә;

-6 февраль төнлә һәм көндез урыны белән томан.

Республика буенча – аязучан болытлы һава, төнлә кар, көнчыгыш районнарда буран; көндез урыны белән бераз кар, аерым районнарда томан. Җил көнчыгыштан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 5-10, төнлә урыны белән 15 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-16˚, -21˚; көндез -7..-12˚.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Актаныш районында 4 февраль көнне Аккүз авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация җирлктә шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда булды. Аккүз  мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән дә аралашты алар. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Аккүз авыл мәдәният йортында узды.

Аккүз авылында яшәүче Земфира һәм Ришат Әхмәтовлар гаиләсе - дәү әниле, дәү әтиле, әниле, әтиле, балалы һәм оныклы гаилә. Өч бала - Эльвира, Риназ, Ленарага үзләре үрнәгендә төпле тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатканнар. Риназ, гаилә корып, Айзилә белән әти-әнисе янында, үз хуҗалыкларында күпләп мал асрап яшиләр. Кызлары Язгөл, Язилә, Ясминә дә олы ярдәмчеләр.

Малларны ишәйтеп, 24 башка җиткергәннәр. 12 сыер, 1 тана, 11 бозаулары бар. Атлар да тоталар, куяннары да бар.

“Чишмә” хуҗалыгының фермасында, машина-трактор паркында булганда һәр җирдә чисталык, тәртип булганлыкка, һәр эш үз югарылыгында башкарылганга  шаһит булдык. Аккүз машина-трактор паркында 25 елдан артык токарь булып эшләүче Фәрсия Мусинаның эш бүлмәсе – остаханәсе  гөл-чәчкәләр белән балкып утыра хәтта!

Аккүз мәктәбе дә  безне чәчкә-гөлләре, зәвык белән эшләнгән кул эшләре, укучыларның хыялларын чынга ашырып эшләнгән самолет модельләре белән каршы алды.

Мәктәп директоры Илһам Шакиров(исем-фамилиясе дә яңгырашлы татар халкы өчен!) җитәкчелегендә 12 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. 40 бала белем ала тугызьеллык мәктәптә. Чыгарылыш сыйныфны 3 егет, 5 кыз тәмамлый. Һөнәр сайлауда һәр кайсының төпле фикере бар. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров белән очрашу вакытында да  үз фикерләрен кыю, ышаныч белән белдерделәр алар.

Халык белән очрашу Аккүз мәдәният йортында узды, һәр чыгыш игътибар белән тыңланды. Чыгышлар тәмамланганнан  соң, халыкны борчыган сораулар, фикер-тәкъдимнәр тыңланды.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов бүген – 4 февраль көнне хакимият бинасының утырышлар залында булачак укытучылар – студентлар белән очрашты. Энгель Нәвап улы үз чыгышында яшь белгечләр өчен районда тудырылган мөмкинлекләр белән таныштырды. Актаныш районыннан республика уку йортларында 107 студент укытучы булырга төрле белгечлекләр буенча укый, шуларның 10 сы максатчан программа буенча һөнәр үзләштерә.

Студентларның кышкы каникуллары вакытында алар катнашында төрле чаралар үткәрү гадәткә керде. Быел ул 4 февральдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашу формасында узды.

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният  сараенда үткән очрашуда төрле шәһәрләрдә белем алучы студентлар, чыгарылыш сыйныфы укучылары, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Очрашу яшьләр аудиториясе өчен махсус әзерләнгән  чыгышлар белән үрелеп барды.

-Актанышта бирелгән төпле белемне ныгытып, һөнәр үзләштергән студент елларыгыз - иң күңелле мизгелләр, кадерле яшьлек еллары. Вакытыгызның һәр минутын файдалы үткәрегез, информацион технологияләрне, инглиз телен үзләштерегез, иң мөһиме - кулыгызга диплом алганда камил шәхес булып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басыгыз. Бүген нинди генә һөнәр үзләштерсәгез дә, заман таләбе - үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен белүче профессионал булу. Кайда гына эшләсәгез дә, Актаныш белән горурланып яшәгез!

Туган ягыбызның кешеләре дә, табигате дә кабатланмас гүзәллеккә ия. "Актаныш игенчесе" исеме бренд дәрәҗәсенә күтәрелде. Мәшһүр шәхесләребез - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев - районны, республиканы бар дөньяга таныткан зирәк сәясәтче. Болгар, Зөя шәһәрчекләрен тарихи истәлекле урыннар буларак сафка бастырып, бүген ул өр-яңа проектка алынды. Татар, рус, инглиз телләрен балаларга камил өйрәтүче уникаль белем бирү үзәкләре төзүгә алынды. "Моң патшабикәсе" Әлфия Авзалова - Актанышыбызның, Татарстанның, татар дөньясының горурлыгы!

Актаныш табигате дә кабатланмас гүзәллеккә ия, урман-күлләрдә экологик чиста табигать байлыклары. Агыйдел, Ык, Сөн, Кама елгалары - актанышлылар өчен дә, ял итәргә килүче туристлар өчен дә хәзинә.

Актаныш - тугандаш республикаларга чиктәш булучы, үзара элемтәләрне, дуслык җепләрен ныгытучы күпер.

Сез - Актанышның киләчәге, һәрвакыт Актаныштан булуыгыз белән горурланып яшәгез, уңышка ирешегез, яңалыкка омтылыгыз. Үз фикерегез, проектларыгыз, идеяларыгыз бар икән - без сезнең ярдәмчеләрегез. Инновацияләр, инвестицияләр җәлеп иткәндә генә районның киләчәге бар, - дип, студентлар белән очрашуда фикерләре белән уртаклашты Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов.

1февраль көнне район Советының кече утырышлар залында Актаныш муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы узды.

 2018 елга йомгак ясауны һәм 2019 елга бурыч-максатларны билгеләүгә йөз тоткан әһәмиятле чарага  комиссия әгъзалары,  бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары,  райондагы кибетләр һәм базар челтәренең җаваплы затлары,  дин әһелләре , хокук саклау структуралары вәкилләре,  журналистлар чакырулы иде.

Террорга каршы комиссиянең узган елдагы эшчәнлегенә  анализ, район территориясендә террорчылык, экстремистик күренешләрне булдырмау ягыннан башкарылган профилактик-кисәтү чаралары хакында төп докладны Айрат Сөнәгать улы ясады. Ул шулай ук республика комиссиясе тарафыннан билгеләнгән кимчелекләргә дә тукталып, киләчәктә аларны булдырмау максатыннан тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Цифрлы эфир телевизион тапшырулар (ЦЭТВ) безнең тормышка керде һәм акрынлап искергән аналогны кысрыклап чыгара. Цифрлы телевидение безнең өчен яңа горизонтлар ача. Ул шәһәр һәм авыл халкы арасында тигезсезлекне бетерә, анда яшәүчеләр бары 3-4  канал гына карый ала иде. Хәзер алар РТРС-1 (1 канал, Россия 1 канал, Матч, НТВ, бишенче, ОТР, ТВЦ, Карусель, Россия 24, Россия Мәдәният, шулай ук «Радио Россия + ДТРК", «Маяк», «Вести FM»), РТРС-2 (Рен ТВ, СПАС, СТС, Өй, ТВ3, җомга, Йолдыз, дөнья, ТНТ, Муз) Гомумроссия  мәҗбүри телеканалларының 20 Гомумроссия мәҗбүри сигналын бушлай кабул итә алачак.

Казанда – аязучан болытлы һава, төнлә бераз кар, көндез көчле кар яву көтелә, буран, урыны белән бозлавык. Җил көнчыгыштан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исә, урыны белән 15 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава темпуратурасы -18..-20˚; -23˚; көндез һава температурасы -8..-10˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Татарстанда – аязучан болытлы һава, кар яву көтелә, буран, көндез урыны белән бозлавык. Җил көнчыгыштан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исә,  урыны белән 16 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -18..-23˚, көнчыгыш районнарда -28˚; көнъяк-көнбатыш районнарда -10..-15˚; көндез һава торышы  -6..-11˚, көнчыгыш районнарда -16 ˚, көнъяк-көнбатыш районнарда -1..-6˚.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.


3
февраль, 2019 ел
якшәмбе

2 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышларында катнашып, Актаныш көрәшчеләре Фарис Хуҗин үз авырлыгында - беренче, Илнур Сафиуллин өченче урын яулады - остазлары Ильфир Әнвәров.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International