Актаныш районында 4 февраль көнне Аккүз авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация җирлктә шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда булды. Аккүз мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән дә аралашты алар. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Аккүз авыл мәдәният йортында узды.
Аккүз авылында яшәүче Земфира һәм Ришат Әхмәтовлар гаиләсе - дәү әниле, дәү әтиле, әниле, әтиле, балалы һәм оныклы гаилә. Өч бала - Эльвира, Риназ, Ленарага үзләре үрнәгендә төпле тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатканнар. Риназ, гаилә корып, Айзилә белән әти-әнисе янында, үз хуҗалыкларында күпләп мал асрап яшиләр. Кызлары Язгөл, Язилә, Ясминә дә олы ярдәмчеләр.
Малларны ишәйтеп, 24 башка җиткергәннәр. 12 сыер, 1 тана, 11 бозаулары бар. Атлар да тоталар, куяннары да бар.
“Чишмә” хуҗалыгының фермасында, машина-трактор паркында булганда һәр җирдә чисталык, тәртип булганлыкка, һәр эш үз югарылыгында башкарылганга шаһит булдык. Аккүз машина-трактор паркында 25 елдан артык токарь булып эшләүче Фәрсия Мусинаның эш бүлмәсе – остаханәсе гөл-чәчкәләр белән балкып утыра хәтта!
Аккүз мәктәбе дә безне чәчкә-гөлләре, зәвык белән эшләнгән кул эшләре, укучыларның хыялларын чынга ашырып эшләнгән самолет модельләре белән каршы алды.
Мәктәп директоры Илһам Шакиров(исем-фамилиясе дә яңгырашлы татар халкы өчен!) җитәкчелегендә 12 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. 40 бала белем ала тугызьеллык мәктәптә. Чыгарылыш сыйныфны 3 егет, 5 кыз тәмамлый. Һөнәр сайлауда һәр кайсының төпле фикере бар. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров белән очрашу вакытында да үз фикерләрен кыю, ышаныч белән белдерделәр алар.
Халык белән очрашу Аккүз мәдәният йортында узды, һәр чыгыш игътибар белән тыңланды. Чыгышлар тәмамланганнан соң, халыкны борчыган сораулар, фикер-тәкъдимнәр тыңланды.