ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2019 ел
якшәмбе

1 февральдә Түбән Кама шәһәрендә "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды. Бәйге республикада өченче ел рәттән оештырыла.

26 финалистның һәркайсы үз проекты белән катнашты. Әлеге бәйгедә Актаныш данын Актанышның 1 нче мәктәбенең 6  А сыйныфы укучылары, ата-аналары  яклады, сыйныф призер булды, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Казанда – аязучан болытлы һава, кар яву көтелә, төнлә һәм иртән томан. Көндез урыны белән буран.

Төнлә һәм иртән һава темпуратурасы -9..-11˚; көндез һава температурасы -14..-16˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Татарстанда – аязучан болытлы һава, кар яву көтелә, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, җил көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлек белән исә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -8..-13˚, көнчыгыш районнарда -18˚; көн дәвамында һава температурасы төшә.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.

 


2
февраль, 2019 ел
шимбә

Каклаган каз - туй сые. Бәйрәмнәрдә табын күрке! Тәмле сый. Актаныш районының Әҗәкүл авылында эшчәнлеген алып баручы фермер Рамил Гыйләҗев әлеге затлы сый табын түренә менгәнче күпме хезмәт башкару кирәклеген төнлә уятып сорасаң да белә инде хәзер. Каз бәбкәсеннән алып, каз булып җитешкәнчегә кадәр дә, өмәләр үткәреп, эшкәртеп саклауга куйганчы да, каз түшкәсен каклап, ыслап әзерләп тә, туңдырылган көе дә сатуга чыгарып, акчага әйләндергәнче, шәхси бизнесыңны тотрыклы иткәнче дә күпме сөенечле-борчулы мәшәкатьләр, эш ыгы-зыгысы аша үтә ул. Узган ел - 4000, аннан алдагы елны 6000 каз!

2013 елдан эшчәнлеген башлаган фермер бүген инде тәҗрибәле кош үстерүче, аны эшкәртеп сатучы. 2 гектар җирдә дәүләт ярдәме белән эш башлый ул. Аннан 9 гектар җирне арендага ала. 2015 елда лизинг-грант программасында катнаша.

Актаныш казылыгы! Актаныш данын еракларга таратучы затлы сый ул, бренд! Республиканың, Казан шәһәренең гипермаркетларыннан да сатып алучылар Актаныш казылыгын эзли, иң элек. Юк икән, Актанышка шалтырата. Мәскәүдә яшәүче дус-иш тә посылка белән соратып ала аны. Без инде үз чиратыбызда Актаныш авылының үрнәк гаиләсе, хак юлда булып, халыкка, кешеләргә игелекле булып яшәүче Альбина һәм Гаяз Авзаловларга мөрәҗәгать итәбез. Актаныш казылыгы алар исеме, алар эшчәнлеге белән бәйле. Авзаловлар - районда моннан күп еллар элек, тәвәккәлләп, үз эшчәнлеген булдырган булдыклы кешеләр. "Тунчы" оешмасын, сарык тиресен иләп, кайры тун тегүче осталарны Актаныш халкы бүген дә хөрмәт белән искә ала.

Гаяз абый Әҗәкүлдә 15 гектар җирдә атлар үрчетә бүген. Баш саннары да 3 дистәгә якын.Тормыш иптәше Альбина - шагыйрә. Бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп эшлиләр һәм яшиләр.

Ирмәш авылында яшәүче Айрат һәм Римма Закировлар мал асрауны, белгән эшебез, диләр. Лаеклы ялда булсалар да, тынгысыз хезмәттә алар. Көннәре бер-берсе белән чөкердәшеп, мал арасында кайнашып үтә. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Җәйләрен печәнне дә болыннардан чабып әзерлибез, диләр. 2015 елда "Кече ферма" программасында катнашып, 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алганнар. Бүген аларның 8 сыерлары, 6 таналары, 2 бозаулары бар. Лапасларында чисталык, пөхтәлек, агач исе белән бергә кушылган болын печәне исе! Шәһәрдә яшәп, авылны сагынып, төп йортка әти-әнисе янына кайтучылар өчен дә балачакның, үсмер елларның күңелгә якын таныш исе ул!

Дифинә апа Хәертдинова белән моннан берничә еллар элек Актаныш базарында - шәхси хуҗалыкта үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен, яшелчә-җимешне сату өчен махсус эшләнгән сәүдә рәтендә сату вакытында танышкан идем. Җәй башында ук актанышлыларга өйдә үскән яшь чебеш ите сата ул. Каз-үрдәген дә үстерә. Ипле, җайлы, хәсият кеше. Уңган, булган, сабырлыгы да алтын, сатып алучының тәкъдимен дә искә алып эшли.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очрашу вакытында алдынгы карашлы терлек асрау остасы буларак, яңа ягы белән дә ачылды ул. Улы Айзат белән Әҗәкүл авылында үз хуҗалыкларында 15 эре мал да асрыйлар икән - 6 сыер, 3 тана, 4 үгез, 2 бозау асрыйлар. "Кече ферма" дәүләт программасында катнашып, 200 мең сум күләмендә ярдәм алырга тели ул.

-Көчле рухлы, тәвәккәл, тырыш хатын-кыз, - дип, үзенең рәхмәтен дә, хөрмәтен дә белдерде район башлыгы Энгель Нәвап улы. - Беләгендә егәре булмаган, җилкә көче җитмәгән ир-ат тарта алмаган эшне, көндәлек хезмәтне башкара Дифинә апа. Улы Айзат белән үз хуҗалыкларында матур итеп яшиләр дә, эшлиләр дә. Типсә, тимер өзәрдәй ир-атлар тормыштан зарланганда, ялгыз Ананың тырыш хезмәте - батырлык, - диде Энгель Нәвап улы.

Чөгәнә авылыннан Рәмис Шакирҗанов үз авылында, үз туган туфрагында бәхетле, эшле булып яши. 2018 елда "Кече ферма" дәүләт программасында катнашып, 120 мең сум күләмендә ярдәм алып, таналар сатып алды, шәхси эшчәнлеген ныгытты. 16 эре мал асрый ул - 5 сыер, 1 тана, 10 үгез. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов 2 февральдә Рәмиснең кече фермасы эшчәнлеге белән танышты. Максатчан ярдәмнәр өчен Рәмис Шакирҗанов республика, район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Программаларның уңайлы ягы - үз хуҗалыгыңны, шәхси эшеңне ныгыта барып, берничә елдан тагын катнаша алу мөмкинлеге.

Актанышбаш авылында яшь фермер Айзат Газизҗанов кош-корт асрау белән шөгыльләнә. Дәүләт ярдәмнәреннән нәтиҗәле файдалана. Ике торагында бүгенге көндә 11000 әр чеби - бер айдан сатуга чыгарырга әзер 22 мең чебеш үстерә.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән яшь фермер Айзат “Гаилә фермасы” буларак эшчәнлеген киңәйтергә теләге барлыгын әйтеп, фикер алыштылар.

Актанышбаш авыл җирлегенә Актанышбаш, Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә авыллары керә. Актаныш авылы тирәли таралып урнашкан авыллар.Һәр авыл халкының үз сораулары, үз борчу-мәшәкатьләре, яшәү шартлары, һөнәр осталары белән Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген - 2 февральдә танышты.

-Алтын куллы кеше! Авылда яшәп иҗат итүче, уйлап табучы инженер, - ди, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Нәсим кебекләр хакында.

Иске Сәфәр авылында агач эшен дә, тимер эшен дә оста башкаручы - Нәсим Миршәрипов. Үзе ясаган тракторы - кабатланмас шедевр. Остаханәсенә керткән яңалыклар белән дә таныштырды ул район башлыгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International