Дамир Имамов - Иске Сәфәр авылы егете. Хуҗалыгында кече фермада 21 сыер, 3 тана, 3 үгез асрый ул. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Дамир белән очрашып, дәүләт ярдәмнәре хакында фикер алышты. Дамир Имамов - тырыш, һәр эшне төгәл башкаручы тәвәккәл кеше. Гаилә фермасы буларак эшчәнлеген киңәйтү өчен дә көче һәм егәре, тәҗрибәсе җитә аның.
Иске Сәфәр авылында яшәүче Ленар һәм Ләйлә Илдаровлар кече фермаларында 6 сыер, 2 тана, 16 бозау асрыйлар. Сарыклары да бар. Ленар остаханәсендә техникаларга яңа сулыш бирә - төзәтә, яңартып җыя.
Иске Кадермәт Актанышта кечкенә авыллардан санала. Биредә медпункт, клуб, мәчет авылны бербөтен итеп тота. Зөфәк Фаязов кече фермасында 10 сыер, 13 үгез асрый, авылны саклап яшәүчеләрнең берсе ул. "Саф" хуҗалыгының Иске Кадермәт фермасы мөдире Илиза Латыпова да авыл халкы, җитәкчелек белән уртак тел табып эшли. Иске Сәфәр авыл җирлегендә халык белән очрашуда район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Иске Кадермәт авылы халкы белән очрашып, аларның сорауларын, фикерләрен дә тыңлады.
Иске Сәфәр мәктәбендә быел тугызынчы сыйныфны - тугыз, унберенче сыйныфны биш укучы тәмамлый. Авыл җыеннары вакытында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәр мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраша. -Балалар, без сезне киләчәк заман, яңа мөмкинлекләр, алдынгы технологияләрне кулланып, ачышлар ясау, яңача яшәү һәм эшләү өчен әзерлибез, белем һәм тәрбия бирәбез! Алган белемнәрегез белән дөрес итеп идарә итәргә, куллана белергә һәм тормышта үз урыныгызны табарга, үзегезне һәм гаиләгезне тәэмин итәрлек һөнәр сайларга өйрәтәбез. Тормышта үз урыныгызны табып, матур итеп яши һәм эшли белегез! Кайда гына яшәсәгез, эшләсәгез дә без сезнең белән горурланырлык булсын! Уңышлар сезгә! - юллар чатында сораулар алдында калганда тормышта эше һәм яшәү рәвеше белән үрнәк, лидер шәхеснең ихлас, ачыктан-ачык аралашуы дөрес карарга килергә ярдәм итә. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның яратып әйткән сүзе, фикере - бала һәр җирдә сәләтле, без аңа мөмкинлекләр тудырырга бурычлы!
Әти-әни өчен баласына үз туган авылында, үз янәшәсендә заманча югарылыкта белем алу, иҗат итү мөмкинлеге тудыру, әйтергә кирәк, бәхетнең иң зурысы, тормышның, яшәүнең мәгънәсе. Ә инде балаңны шәхес булырга әзерләү, янәшәсендә киңәшче һәм терәк булу - анысы да акчага сатып алып булмый торган байлык!
Актаныш районында 1 февраль көнне Иске Сәфәр авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Иске Кадермәт, Иске Сәфәр авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда булды. Иске Сәфәр мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән дә аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Иске Сәфәр авыл мәдәният йортында узды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Татарстанлыларның барлык мөрәҗәгатьләре җентекләп каралды. Гражданнар мөрәҗәгать иткән иң еш бирелә торган мәсьәләләрнең берсе булып элеккечә җир бәхәсләре һәм күчемсез милек хокукын рәсмиләштерү тәртибен аңлатуга бәйле мәсьәләләр кала.
Кабул итү барышында төрле мөрәҗәгатьләр булды. Билгеле булганча, бакчачылар турындагы законнардагы яңалыклар белән гражданнар һәм күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар арасында күп сораулар туа. Шулай итеп, кабул итү бүлмәсенә кадастр инженеры документларны теркәү һәм исәпкә алу алды әзерлегендә катнашучы оешмалар һәм ведомстволар белән берлектә чаралар үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Әлеге тәкъдимгә җитәкче мондый чараларны оештыруда һәм үткәрүдә әзер булуын белдерде.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә үз мәсьәләләрен алга таба хәл итү буенча аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, Росреестр хезмәтләре күрсәтүгә бәйле барлык сораулар буенча тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ведомство колл-үзәгенә тәүлек буе түләүсез номер буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин 8 800 -100-34-34. Моннан тыш, шәхси кабул итү, күчмә консультацияләр, «кайнар телефон линияләре» һәм структур бүлекчәләр башлыклары тарафыннан үткәрелә торган гражданнарны атна саен кабул итү белән беррәттән, Татарстан Росреестры гражданнарны интернет аша кабул итә. Әлеге хезмәтнең асылы шунда ки, интернеттан файдалану мөмкинлеге булган, өйдән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә, видео кабул итүдә катнаша һәм реаль вакыт эчендә үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Идарә вәкилләре консультацияләр күрсәтү турында ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында белергә мөмкин "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" бүлегендә.
Әйтик, әгәр дә бакча участогында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән "торак" билгесе булган бина урнашкан икән, закон буенча бу бина “торак йорт” дип таныла.
Димәк, бакча җир участокларында урнашкан, мәгълүматлары "торак булмаган" билге белән күчемсез милек реестрына кертелгән һәм хуҗалык корылмалары һәм гараж булмаган барлык биналар закон нигезендә бакча йортлары дип таныла.
-Эш шунда ки, законнарның һәрчак үзгәреп торуына бәйле рәвештә, шул исәптән, "дача амнистиясе" гамәлдә булган чорда, корылмаларга хокуклар төрле атамалар: "яшәү теркәве хокукы булмаган торак төзелеше", "торак корылма", "дача йорты" дип бирелде, - дип аңлатты Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева. -"Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчә бакчачылыгын булдыру турында"гы федераль закон, билгеле булганча, шушы елның 1 гыйнварыннан көченә керде. Ул бакча участокларында урнашкан, моңа кадәр төзелгән һәм теркәлгән күчемсез милек объектларын системага һәм тәртипкә салырга алына. Мисал өчен, әгәр гражданның торак корылмага хосусыйлыкка хокукы "дача амнистиясе" тәртибендә, яшәү өчен теркәлү хокукыннан башка теркәлгән икән, агымдагы елның 1 гыйнварыннан мондый торак корылма “торак йорт” дип таныла.
Энҗе Мөхәммәтгалиева шунысын да өстәде, моңа кадәр бирелгән документларны алыштыру, әлеге документларга үзгәрешләр кертү таләп ителми.
Яр Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләре "Рандеву" аяк киемнәре кибетендә булдылар һәм җитәкчелек белән "Кулланучылар хокукын саклау турындагы закон"ның төп маддәләрен аңлату буенча җитәкчелек һәм хезмәткәрләр белән чара уздырдылар.
Кышкы аяк киемнәре елның салкын чорында һава торышы шартларына туры килергә, җылы, уңайлы һәм ныклы булырга тиеш.
Аяк киеменә төп таләп - материалларның табигый булуы.
Кышкы итекләрнең табаны көзге һәм җәйге аяк киемнәренә караганда калын булырга тиеш. Табанның никадәр ныклы беркетелүен кырыен күтәреп тикшерергә була.
Кышкы итекләрне калын оекбашлар белән киеп карагыз, кигәч, бераз йөреп карагыз. Уңышлы сатып алулар телибез.
ТР Хөкүмәтендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, республика министрлыклары җитәкчеләренең республика икътисадына федераль чаралар җәлеп итү һәм 2018 елда дәүләт программаларын тормышка ашыру, шулай ук алдагы чорга планнар буенча утырыш узды.
«2018 ел дәвамында Татарстан Республикасына Россия Федерациясе бюджетныннан 115,9 млрд сум акча җәлеп ителде, шуларның 34,8 млрд сумы - мин җитәкли торган эшче төркем тарафыннан җәлеп ителде. Әлеге чаралар "Сәнәгать үсеше һәм аның көндәшлеккә сәләтен күтәрү" Дәүләт программасы һәм Сәнәгать үсеше фондлары (федераль һәм региональ) программалары буенча", - дип искәртте Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 25 дәүләт программасында һәм 9 федераль максатчан программаларында катнаша. 2019 елга Федераль финанслау буенча бүгенге көнгә 43,7 млрд сум күләмендә заявкалар бирелгән, шуларның расланган лимиты 33,1 млрд сум тәшкил итә. Федераль министрлыклар, дәүләт корпорацияләре һәм үсеш институтлары конкурсларында катнашу нәтиҗәләре буенча әлеге акчаларның артуы көтелә.
2018 елда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата дәүләт кадастр бәясен актуальләштерү буенча эшләр башкарылды. Агымдагы елның 1 гыйнварында күчемсез милек реестрына яңартылган мәгълүматлар кертелде. Бәяләү "Дәүләт кадастр бәяләве турында"гы яңа закон нигезендә үткәрелде, ул күчемсез милек объектларын бәяләүнең яңа кагыйдәләрен билгеләде: әгәр элек моның белән бәйсез (шәхси) бәяләүчеләр шөгыльләнсә, хәзер бурычлар «ТР Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә йөкләнгән.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Республика мөлкәт казнасы" учреждениесе тарафыннан бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән Техник инвентаризацияләү бюросы оешмасының автотранспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Бер кв.метрның уртача бәясе 4,68 сум тәшкил итә.
Күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында актуаль мәгълүматны МФЦ офисларында алырга мөмкин. Ул 5 эш көне эчендә әзер булачак.
Бу мәгълүматларны алу өчен Росреестр порталында электрон сервистан файдаланырга мөмкин. Кадастр бәясен онлайн режимда карарга мөмкин: «Күчемсез милек объектлары буенча белешмә-мәгълүмат» һәм «Ачык Кадастр картасы» сервислары ярдәмендә.