Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныфлар белән очрашулар

2019 елның 2 феврале, шимбә

Иске Сәфәр мәктәбендә быел тугызынчы сыйныфны - тугыз, унберенче сыйныфны биш укучы тәмамлый. Авыл җыеннары вакытында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәр мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраша. -Балалар, без сезне киләчәк заман, яңа мөмкинлекләр, алдынгы технологияләрне кулланып, ачышлар ясау, яңача яшәү һәм эшләү өчен әзерлибез, белем һәм тәрбия бирәбез! Алган белемнәрегез белән дөрес итеп идарә итәргә, куллана белергә һәм тормышта үз урыныгызны табарга, үзегезне һәм гаиләгезне тәэмин итәрлек һөнәр сайларга өйрәтәбез. Тормышта үз урыныгызны табып, матур итеп яши һәм эшли белегез! Кайда гына яшәсәгез, эшләсәгез дә без сезнең белән горурланырлык булсын! Уңышлар сезгә! - юллар чатында сораулар алдында калганда тормышта эше һәм яшәү рәвеше белән үрнәк, лидер шәхеснең ихлас, ачыктан-ачык аралашуы дөрес карарга килергә ярдәм итә. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның яратып әйткән сүзе, фикере - бала һәр җирдә сәләтле, без аңа мөмкинлекләр тудырырга бурычлы!

Әти-әни өчен баласына үз туган авылында, үз янәшәсендә заманча югарылыкта белем алу, иҗат итү мөмкинлеге тудыру, әйтергә кирәк, бәхетнең иң зурысы, тормышның, яшәүнең мәгънәсе. Ә инде балаңны шәхес булырга әзерләү, янәшәсендә киңәшче һәм терәк булу - анысы да акчага сатып алып булмый торган байлык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International