Дифинә апа Хәертдинова белән моннан берничә еллар элек Актаныш базарында - шәхси хуҗалыкта үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен, яшелчә-җимешне сату өчен махсус эшләнгән сәүдә рәтендә сату вакытында танышкан идем. Җәй башында ук актанышлыларга өйдә үскән яшь чебеш ите сата ул. Каз-үрдәген дә үстерә. Ипле, җайлы, хәсият кеше. Уңган, булган, сабырлыгы да алтын, сатып алучының тәкъдимен дә искә алып эшли.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очрашу вакытында алдынгы карашлы терлек асрау остасы буларак, яңа ягы белән дә ачылды ул. Улы Айзат белән Әҗәкүл авылында үз хуҗалыкларында 15 эре мал да асрыйлар икән - 6 сыер, 3 тана, 4 үгез, 2 бозау асрыйлар. "Кече ферма" дәүләт программасында катнашып, 200 мең сум күләмендә ярдәм алырга тели ул.
-Көчле рухлы, тәвәккәл, тырыш хатын-кыз, - дип, үзенең рәхмәтен дә, хөрмәтен дә белдерде район башлыгы Энгель Нәвап улы. - Беләгендә егәре булмаган, җилкә көче җитмәгән ир-ат тарта алмаган эшне, көндәлек хезмәтне башкара Дифинә апа. Улы Айзат белән үз хуҗалыкларында матур итеп яшиләр дә, эшлиләр дә. Типсә, тимер өзәрдәй ир-атлар тормыштан зарланганда, ялгыз Ананың тырыш хезмәте - батырлык, - диде Энгель Нәвап улы.