Актаныш казылыгы! Актаныш данын еракларга таратучы затлы сый ул, бренд! Республиканың, Казан шәһәренең гипермаркетларыннан да сатып алучылар Актаныш казылыгын эзли, иң элек. Юк икән, Актанышка шалтырата. Мәскәүдә яшәүче дус-иш тә посылка белән соратып ала аны. Без инде үз чиратыбызда Актаныш авылының үрнәк гаиләсе, хак юлда булып, халыкка, кешеләргә игелекле булып яшәүче Альбина һәм Гаяз Авзаловларга мөрәҗәгать итәбез. Актаныш казылыгы алар исеме, алар эшчәнлеге белән бәйле. Авзаловлар - районда моннан күп еллар элек, тәвәккәлләп, үз эшчәнлеген булдырган булдыклы кешеләр. "Тунчы" оешмасын, сарык тиресен иләп, кайры тун тегүче осталарны Актаныш халкы бүген дә хөрмәт белән искә ала.
Гаяз абый Әҗәкүлдә 15 гектар җирдә атлар үрчетә бүген. Баш саннары да 3 дистәгә якын.Тормыш иптәше Альбина - шагыйрә. Бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп эшлиләр һәм яшиләр.