Каклаган каз - туй сые. Бәйрәмнәрдә табын күрке! Тәмле сый. Актаныш районының Әҗәкүл авылында эшчәнлеген алып баручы фермер Рамил Гыйләҗев әлеге затлы сый табын түренә менгәнче күпме хезмәт башкару кирәклеген төнлә уятып сорасаң да белә инде хәзер. Каз бәбкәсеннән алып, каз булып җитешкәнчегә кадәр дә, өмәләр үткәреп, эшкәртеп саклауга куйганчы да, каз түшкәсен каклап, ыслап әзерләп тә, туңдырылган көе дә сатуга чыгарып, акчага әйләндергәнче, шәхси бизнесыңны тотрыклы иткәнче дә күпме сөенечле-борчулы мәшәкатьләр, эш ыгы-зыгысы аша үтә ул. Узган ел - 4000, аннан алдагы елны 6000 каз!
2013 елдан эшчәнлеген башлаган фермер бүген инде тәҗрибәле кош үстерүче, аны эшкәртеп сатучы. 2 гектар җирдә дәүләт ярдәме белән эш башлый ул. Аннан 9 гектар җирне арендага ала. 2015 елда лизинг-грант программасында катнаша.