1 февральдә Түбән Кама шәһәрендә "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды. Бәйге республикада өченче ел рәттән оештырыла.
26 финалистның һәркайсы үз проекты белән катнашты. Әлеге бәйгедә Актаныш данын Актанышның 1 нче мәктәбенең 6 А сыйныфы укучылары, ата-аналары яклады, сыйныф призер булды, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.