Ирмәш авылында яшәүче Айрат һәм Римма Закировлар мал асрауны, белгән эшебез, диләр. Лаеклы ялда булсалар да, тынгысыз хезмәттә алар. Көннәре бер-берсе белән чөкердәшеп, мал арасында кайнашып үтә. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Җәйләрен печәнне дә болыннардан чабып әзерлибез, диләр. 2015 елда "Кече ферма" программасында катнашып, 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алганнар. Бүген аларның 8 сыерлары, 6 таналары, 2 бозаулары бар. Лапасларында чисталык, пөхтәлек, агач исе белән бергә кушылган болын печәне исе! Шәһәрдә яшәп, авылны сагынып, төп йортка әти-әнисе янына кайтучылар өчен дә балачакның, үсмер елларның күңелгә якын таныш исе ул!