Актаныш районы террорга каршы эшчәнлегенә хисап ясады

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

1февраль көнне район Советының кече утырышлар залында Актаныш муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы узды.

 2018 елга йомгак ясауны һәм 2019 елга бурыч-максатларны билгеләүгә йөз тоткан әһәмиятле чарага  комиссия әгъзалары,  бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары,  райондагы кибетләр һәм базар челтәренең җаваплы затлары,  дин әһелләре , хокук саклау структуралары вәкилләре,  журналистлар чакырулы иде.

Террорга каршы комиссиянең узган елдагы эшчәнлегенә  анализ, район территориясендә террорчылык, экстремистик күренешләрне булдырмау ягыннан башкарылган профилактик-кисәтү чаралары хакында төп докладны Айрат Сөнәгать улы ясады. Ул шулай ук республика комиссиясе тарафыннан билгеләнгән кимчелекләргә дә тукталып, киләчәктә аларны булдырмау максатыннан тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Район башлыгы ярдәмчесе террорга каршы комиссиянең 2019 елга үз алдына куйган бурычлары хакында да, кварталларга бүлеп, тәфсилле план тәкъдим итте.

Утырыш кысаларында район территориясендә урнашкан ике  “Пятерочка”, ике  “Магнит” кибетенең, базар рәтенең куркынычсызлык паспортлары булдыру мәсьәләсе дә каралды. Әлеге сәүдә нокталары бу юнәлештә хәрәкәт башлаган, эшне агымдагы айның 1 мартына төгәлләргә дигән катгый таләп куелды.

Көн тәртибендә Актаныш муниципаль районында дини экстремизмга каршы тору һәм аны профилактикалау чаралары да каралды. Җирлекләрдә дини мәсьәләләрнең торышын анализлау максатыннан, Актанышбаш һәм Татар Суыксуы авыл җирлекләре башлыкларының чыгышлары тыңланды.

Утырышта сүз алган район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин комиссия  әгъзаларына райондагы  дини торышка анализ тәкъдим итте.  Ул 54 мәчете булган районда  дини эшчәнлекнең контрольдә булуын билгеләп үтте, дин әһелләренең җирлек җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә торуын, терроризмга каршы максатчан эш алып барылуын ассызыклады.

Бүгенге утырышта аерым игътибар категориясенә кергән затлар белән эшләү буенча ведомствоара эшче төркем составына үзгәрешләр кертелеп, ул яңартылган составта расланды. Ведомствоара эшче төркемнең җитәкчесе итеп район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева билгеләнде. Аның урынбасары вазыйфасы полиция начальнигы И.Р. Сафинга йөкләтелде. Эшче төркем составына районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.Р. Шәфыйкова кертелде.

Утырыш ахырында карарлар кабул ителеп, террорга каршы комиссия әгъзаларына  бу юнәлештәге эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк итү бурычы куелды. Халыкның да үз  уяулыгын югалтмаска тиешлеге янә бер кат искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International