Росреестр дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең ачыклыгы өчен күп көч куя. Һәм бу максатлар өчен булдырылган сервислар уңайлы ысул белән һөнәри югарылыкта консультация алырга яки хезмәт күрсәтүдән файдаланырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Росреестры республика районнарында яшәүче гражданнар өчен урыннарга чыгып консультацияләр үткәрә, мөрәҗәгать итүчеләр Казанга килмичә дә консультация ала алалар: территориаль бүлекләрдә идарә җитәкчеләре гражданнарны кабул итә, дәүләт һәм кадастр исәбе вакытында барлыкка килгән теге яки бу проблеманы хәл итүдә, шулай ук идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләр буенча ярдәм алырга мөмкин. Моның өчен консультация үткәреләчәк территориаль бүлекнең телефон номеры яки Үзәк идарә аппаратының кабул итү бүлмәсе телефоны номеры буенча алдан язылып куярга кирәк (әлеге мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында күрсәтелгән - rosreestr.tatarstan.ru).
Февраль аенда Югары Ослан районы территориаль бүлегендә, Саба һәм Теләче районнары буенча муниципальара бүлегендә консультацияләр узачак. Башка районнарда күчмә консультацияләр алдагы айларда үткәреләчәк. Гражданнарның күчмә консультацияләренең тулы графигы белән шулай ук Идарәнең рәсми сайтында танышырга мөмкин www.rosreestr.tatarstan.ru “Гражданнар мөрәҗәгатьләре” бүлегендә.
Күчмә консультацияләр яки шәхси кабул итү вакытында гына түгел, ә онлайн режимда да Росреестр идарәсе җитәкчесенең барлык урынбасарларыннан җавап алырга мөмкин. Татарстан Росреестры гражданнарны Skype түләүсез аралашу программасы ярдәмендә видео аша кабул итә. Шулай итеп, һәр граждан видео-кабул итүдә катнаша һәм реаль вакыт режимында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Ведомство җитәкчелегенә видео аша кабул итүгә гариза бирү - skype@rosreestr.org. Видеоприемның һәр катнашучысына исем бирелергә тиеш: ФИО, Skype логин, телефон (өй яки кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм сез бирергә теләгән сорау.
Җитәкчелек белән видео аша элемтәгә керү өчен Skype коммуникацион программасында теркәлергә кирәк, сезнең компьютер микрофон һәм веб – камера белән җиһазландырылырга тиеш.
Мәсьәләне телефон аша хәл итәргә мөмкин (фикер калдыру яки тәкъдим калдыру, Росреестр һәм КФҮ эше графигын аныклау, һ.б.лар ).