Студентларның кышкы каникуллары вакытында алар катнашында төрле чаралар үткәрү гадәткә керде. Быел ул 4 февральдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашу формасында узды.
Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда үткән очрашуда төрле шәһәрләрдә белем алучы студентлар, чыгарылыш сыйныфы укучылары, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Очрашу яшьләр аудиториясе өчен махсус әзерләнгән чыгышлар белән үрелеп барды.
-Актанышта бирелгән төпле белемне ныгытып, һөнәр үзләштергән студент елларыгыз - иң күңелле мизгелләр, кадерле яшьлек еллары. Вакытыгызның һәр минутын файдалы үткәрегез, информацион технологияләрне, инглиз телен үзләштерегез, иң мөһиме - кулыгызга диплом алганда камил шәхес булып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басыгыз. Бүген нинди генә һөнәр үзләштерсәгез дә, заман таләбе - үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен белүче профессионал булу. Кайда гына эшләсәгез дә, Актаныш белән горурланып яшәгез!
Туган ягыбызның кешеләре дә, табигате дә кабатланмас гүзәллеккә ия. "Актаныш игенчесе" исеме бренд дәрәҗәсенә күтәрелде. Мәшһүр шәхесләребез - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев - районны, республиканы бар дөньяга таныткан зирәк сәясәтче. Болгар, Зөя шәһәрчекләрен тарихи истәлекле урыннар буларак сафка бастырып, бүген ул өр-яңа проектка алынды. Татар, рус, инглиз телләрен балаларга камил өйрәтүче уникаль белем бирү үзәкләре төзүгә алынды. "Моң патшабикәсе" Әлфия Авзалова - Актанышыбызның, Татарстанның, татар дөньясының горурлыгы!
Актаныш табигате дә кабатланмас гүзәллеккә ия, урман-күлләрдә экологик чиста табигать байлыклары. Агыйдел, Ык, Сөн, Кама елгалары - актанышлылар өчен дә, ял итәргә килүче туристлар өчен дә хәзинә.
Актаныш - тугандаш республикаларга чиктәш булучы, үзара элемтәләрне, дуслык җепләрен ныгытучы күпер.
Сез - Актанышның киләчәге, һәрвакыт Актаныштан булуыгыз белән горурланып яшәгез, уңышка ирешегез, яңалыкка омтылыгыз. Үз фикерегез, проектларыгыз, идеяларыгыз бар икән - без сезнең ярдәмчеләрегез. Инновацияләр, инвестицияләр җәлеп иткәндә генә районның киләчәге бар, - дип, студентлар белән очрашуда фикерләре белән уртаклашты Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов.