Казанда – аязучан болытлы һава, төнлә бераз кар, көндез көчле кар яву көтелә, буран, урыны белән бозлавык. Җил көнчыгыштан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исә, урыны белән 15 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава темпуратурасы -18..-20˚; -23˚; көндез һава температурасы -8..-10˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Татарстанда – аязучан болытлы һава, кар яву көтелә, буран, көндез урыны белән бозлавык. Җил көнчыгыштан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исә, урыны белән 16 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -18..-23˚, көнчыгыш районнарда -28˚; көнъяк-көнбатыш районнарда -10..-15˚; көндез һава торышы -6..-11˚, көнчыгыш районнарда -16 ˚, көнъяк-көнбатыш районнарда -1..-6˚.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.