Усы җирлеге үз һөнәренең осталарына бай. Чәкчәк пешерү, хәләл пилмән ясау цехы булдырып, аны сәүдә нокталарына сатуга чыгару, бизәкләр тимер капка-коймалар ясаучы тимерче, үз эшчәнлеген булдырган фермерлар - Усы һәм Качкын авылларында һәммәсе белән дә очрашты, эш барышы белән танышты район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов.
Усыдан пилмән, котлет ясаучы КФХ "Кашапов Тәбрис"; 5 сыер, 7 бозау, 1 ат, 20 сарык асраучы Фәндәвис Таҗиев; 7 сыер асраучы Азамат Биктимеров, КФХ "Нурлыев Фәнис "; хуҗалыгы; күпләп мал - 5 сыер, 11 бозау, 20 сарык, 1 ат, 1 колын асраучы Данияр Вәҗиев; Качкыннан 5 сыер,3 бозау, сарыклар асраучы Рафаэль Мөбәрәкҗанов; 3 сыер, 2 тана, 60 сарык асраучы Мөнәвир Миргаязов, тимерче Рамил Гәрәев - һәммәсе үз яшәешләрен көйләгәннәр. Дәүләт программаларында катнашып, эшчәнлекләрен киңәйтергә теләүчеләр дә бар араларында.